Рәхмәтле булыйк!

Татарстан укытучылары фәнне тормышка бәйләп аңлата, балалар белән уртак тел таба белә. Аларның «иң-иң»нәрен «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган Халыкара укытучылар көнендә бүләкләделәр. Тантанада Рәис Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. «ВТ» хәбәрчесе укытучыларның кәефен белеште.

– Республика укытучылары ел саен федераль дәрәҗәдә таныла. Укучылар исә бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр, призерлар саны буенча – өченче урында. Без һәрберегезнең уңышы белән горурланабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов бәйрәм тантанасында.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанда мәгариф тармагында матди-техник базаны үстерү, мәгариф сыйфатын, педагогларның хезмәт абруен күтәрүгә аерым игътибар бирелә. Россиядә игълан ителгән Укытучылар һәм остазлар елы – укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен тагын бер сәбәп.

Кемнәр алар – укытучыларның иң яхшысы, каймагы? Иннополис лицееның математика укытучысы Арман Костанян быел «Ел укытучысы – 2023» бөтенроссия конкурсында беренче бишлеккә керде. Иннополис мәктәбе укытучысы Юлия Тихонова «Беренче укытучы» бөтенроссия конкурсы лауреаты булып танылды. Казандагы 41 нче бакча тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсында мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә җиңү яулады. Башкалабызның 13 нче гимназиясендә татар теле һәм әдәбият укыткан Алинә Шәгәрәева әлеге конкурста иң яхшы биш укытучының берсе булды. Казанның 101 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юлия Токмакова «Россиянең Ел тәрбиячесе –2023» бөтенроссия һөнәри конкурсының топ-бишлегенә керде. Татарстан мәгариф һәм фән министры аларны республиканың, илнең горурлыгы дип атады.

28 яшьлек Арман Костанян Югары Ослан районының Иннополис мәктәбендә математика укыта. Аның укучылары халыкара, бөтенроссия олимпиадаларында җиңү яулый. Кайберләре үзләре дә укытучы һөнәрен сайлаган.

«Ел укытучысы» республика бәйгесендә җиңү яулагач, Арман Костанян турында язып чыккан идек. Мәктәпкә очраклы гына килгән ул. Аңа кадәр программист булып эшләгән, КВНда уйнаган. Хәзер мәктәптә алтынчы елын укыта. Әллә нинди кызыклы алымнар уйлап таба. Дәресләрен рэп стилендә дә тәкъдим итә, кирәк икән, фортепианода да уйнап җибәрә. Илкүләм бәйгенең мастер-классында геометриянең шигърият белән бәйләнешен күрсәткән.

– Математиканы тормышта әйләнә-тирдәге теләсә кайсы предметка бәйләп аңлатырга тырышам. Әйтик, ул ишек, дивар, шешә, кәстрүл капкачы, сыр кисәге… – теләсә нәрсә булырга мөмкин. Замана тиз үзгәрә. Шуңа күрә фәнне тәҗрибә, фикер алышу юлы белән өйрәтү отышлы дип саныйм, – ди Арман Костанян.

Укучының күңеленә ачкыч табарга ясалма интеллект та ярдәм итә. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцовка Арман шул хакта сөйләгән. Укытучы фикеренчә, ясалма интеллектка башта гади, аннан катлаулырак сораулар биреп, һәр баланың укудагы сәләтен, аның йомшак якларын ачыкларга мөмкин. Шуның нәтиҗәсендә укытучы һәр бала белән аерым эшли ала.

Алинә Шәгәрәевага исә тантанада «Татарстаның атказанган укытучысы» исеме бирелде.

– Укытучылар бәйрәмендә бу исемне алу минем өчен иң зур бүләк булды. Хезмәтемне шулай югары бәяләүләре өчен чиксез рәхмәтлемен. Бу – бик зур дәрәҗә, һәм шул ук вакытта зур җаваплылык та. Бирелгән исемне аклап, тагын да зуррак уңышларга ирешеп, исән-сау эшләргә насыйп булсын иде, – диде Алинә Шәгәрәева.

Аның әйтүенчә, Укытучылар һәм остазлар елында республика хөкүмәте тарафыннан мәгариф өлкәсенә зур ярдәм күрсәтелгән. Укытучы һөнәренең абруен күтәрү, яшь белгечләрне җәлеп итү өчен, бик күп эшләр башкарылган. «Укытучыларга мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре дә быел гадәттәгедән юмартрак бирелде. Бу бик сөендерә. Һәм без, укытучылар, ел тәмамланганнан соң да безнең һөнәргә һәрвакыт шундый игътибар һәм ихтирам булуын телибез», – диде ул.

Алинә әйтүенчә, җәмгыять җаваплылыкны укытучы җилкәсенә сала. Еш кына укытучы әти-әни өйрәтмәгәнне өйрәтергә, әти-әни бирмәгән тәрбияне бирергә, гаиләдә бала күңеленә сеңдерелмәгән кыйммәтләрне аңлатырга, ә кайвакыт әти-әни хатасын төзәтергә дә мәҗбүр.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү