Кондитер Кристина Блинова: «Торт пешергәндә, дөнья мәшәкате онытыла»

Бүген торт пешереп сату белән берәүне дә шаккатырып булмый, әмма кондитерлар арасында һаман да үзенчәлекле торт пешерү ысуллары белән гаҗәпләндерүчеләр очрый. Әйтик, хәзер бенто-торт дигән тәм-том популяр. Бу – бер-ике кешегә исәпләнгән татлы торт. Әңгәмәдәшебез Кристина Блинова да шундый тортлар ясаучылар рәтеннән.

Кристина тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән. Камыр ризыклары белән балачактан дус. Хәзер инде Казанда яши, узган ел менеджмент юнәлеше буенча Казан федераль университетын тәмамлый. Бүген Кристина банк системасында эшли. Төп эшеннән кала, өй шартларында бенто-тортлар пешерә. Бу – аның яраткан шөгыле.

Тәүге тортын Кристина биш ел элек булачак тормыш иптәшенең әти-әнисе белән танышу хөрмәтенә ясый. «Рецептны интернеттан эзләп таптым. Десерт тышкы кыяфәте белән бик уңышлы килеп чыкмаса да, бик тәмле булды», – дип искә ала ул бу тортын.

Шуннан соң Кристина дусларының һәм якыннарының туган көннәренә тортлар пешерә башлый. Бу инде хәзер күркәм бер гадәткә дә әйләнеп беткән. Заказга тортлар пешерүгә исә кияүгә чыккач һәм… иренең фамилиясен алгач кына тотына. Блинова фамилиясе нәкъ тә кондитерларга туры килеп тора бит!

– Төрле курслар үттем, шуннан соң гына заказга бенто-тортлар пешерергә алындым. Тортның эчлекләренә килгәндә, алар төрле. Әмма сникерс эчлеге белән кишерне аеруча яраталар, – ди әңгәмәдәш. – Үземә, мәсәлән, чия эчлеге белән кишер торты күбрәк ошый.

Кечкенә генә тортның үзенчәлеге шунда: аны теләсә кая, мәсәлән, туган көнгә, юлга, берәр кичәгә йә ниндидер чарага алырга уңайлы. Моннан тыш, бенто-тортның зурлыгын да сайларга була: әйтик, бер-ике кешегә, өч-дүрт йә алты-җиде кешегә.

– Бенто-тортның иң кечкенәсенә якынча ике сәгать вакыт сарыф ителә, әмма торт зуррак булса, пешерү вакыты да сузыла, – ди Кристина Блинова. – Клиентларым күбесенчә «сарафан радиосы» аша җыела. Заказ бирүчеләрнең рәхмәт сүзләрен ишеткәч, канатланып китәм. Гомумән, торт пешергәндә, үзем дә дөнья мәшәкатьләрен онытып, ял итәм.

Тортлар пешерүне Кристинаның хобби дәрәҗәсендә генә калдырасы килми. Алга таба тагын да камилләшергә омтыла. Клиентлар саны күп булса, профессиональ рәвештә пешерер идем, ди.

Кристина Блинова үзе пешергән беренче торт рецептын тәкъдим итәбез:

КАМЫР өчен: 6 йомырка, 150 г дөге оны, 150 г шикәр комы, 10 г көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 50 г какао, 100 г үсемлек мае.

КРЕМ өчен: 500–600 г эремчекле сыр (творожный сыр), 500 мл 33 процентлы сөт өсте (сливки), 150 г шикәр пудрасы, 20 шт «Орео» печеньесы, 50 г кара шоколад.

Эш барышы:

Камыр өчен башта йомырка ватып, аны венчик йә миксер ярдәмендә бутыйбыз. Шуңа шикәр комы салып, яңадан күпертәбез. Бер-бер артлы үсемлек мае, он, какао һәм көпшәкләндергеч кушабыз. Шушы массаны болгатканнан соң, камырны өч тигез өлешкә бүләбез. Шуларны 24 см диаметрлы формага салып, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада пешерәбез.

Крем өчен сөт өстенә шикәр пудрасын салып, аны куерганчы бутыйбыз. Шунда ук эремчекле сыр салып бутаганнан соң, кремның бер өлешен суыткычка алып куябыз. «Орео» печеньесын ваклап, кремга салып куябыз, ә калган бишесен тортны бизәр өчен калдырабыз.

Тортны җыя башлыйбыз. Бер-бер артлы крем салып, коржиклар белән каплыйбыз, өченче коржикны япканда, суыткычтан кремны алып, шунда шоколадны җылытып өстибез дә өченче коржикка крем ягабыз. Калган печенье белән тортны бизибез һәм аны төнгә суыткычта тотабыз.

Диана КАРПОВА, КФУ студенты


Фикер өстәү