Автомобильләр колоннасы Ямашев проспектыннан Җиңү паркына таба юл тотачак.
7 октябрь көнне Казанда Россия Президенты Владимир Путинның туган көне хөрмәтенә машиналар колоннасы узачак. Оештыручылар әйтүенчә, флаглар белән бизәлгән колонна Ямашев проспектыннан Җиңү паркына кадәр юл үтәчәк. Бу хакта “КП-Казань” хәбәр итә.
Автомобильләр 9.30 сәгатьтә юлга кузгалачак (түбәндәге адрес буенча: Хөсәен Ямашев проспекты, 122 б й.).Чарада катнашу өчен онлайн-заявка тапшырырга кирәк.
Моннан тыш маршрут ахырында махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк озату тантанасы узачак. Теләгендә булган һәрбер кеше хәрби хезмәткәрләр өчен ярдәм җыюда катнашырга мөмкин. Дарулар, кием-салым, азык-төлек һәм шәхси гигиена әйберләре кабул ителәчәк.