Нәзарәт Татарстан солдатларына илтеп тапшыру өчен чираттагы гуманитар йөк җыя

Татарстан мөселманнары исеменнән ике машинага төялгән гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче республика солдатларына илтеп кайтканнан соң, Нәзарәт кабат ярдәм җыюны игълан итә. Ярдәм туплангач, аны якын арада мобилизацияләнгән солдатларның кулына илтеп тапшыру ниятләнә. 

Бу уңайдан Татарстанның төрле мөхтәсибәтләреннән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән азык-төлек һәм кирәк-яраклар килеп иреште. Мисал өчен, Казаннан “Пекаръня №1” (Шәхси эшмәкәр Марат Фәргать улы Гыйззәтуллин) 720 данә хәләл чәк-чәк (гомуми авырлыгы 130 кг) тапшырып саллы өлешен кертте. Балык бистәсе мөхтәсибәте дә Татарстан солдатларына туган җир күчтәнәчләрен җыю буенча актив эш алып барды: нәтиҗәдә Нәзарәткә 90 мең сумлык озак сакланучы азык-төлек һәм 18 мең сумлык медикаментлар, 50 пар җылы оекбаш, баллон белән газ плитәсе китерелде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөхтәсибәтләре хәзерге вакытта солдатларга хәләл ризык, кием һәм кирәк-яраклар сатып алу өчен акча җыюны дәвам итә. Акчага медикаментлар, эчке кием һәм оекбашлар, хәләл тушенка, казылык, гигиена әйберләре, портатив газ плитәләре сатып алыначак. Әлеге акциягә теләге булган һәркем акчалата үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар:

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810662190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Назначение платежа: мобилизованным РТ

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.


Фикер өстәү