Татарстан мөхтәсибәтләре трассада туктап калган юлчыларга ярдәм итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре кар күп яву аркасында килгән авырлыкларны хәл итү эшенә кушылды, һава торышы начар булганлыктан юл читендә туктап калырга мәҗбүр булган йөк машиналары йөртүчеләрен кайнар аш белән тәэмин итү алып барыла. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Түбән Кама һәм Бөгелмә мөхтәсибәте вәкилләре трассада калган юлчыларга ярдәм итәргә чыкты. Түбән Кама мөхтәсибәтендә имамнар һәм мәчеткә йөрүчеләр Кама аланы бистәсе, БСИ-ТАНЕКО, «Түбән Кама нефтехим» һәм Афанас боҗрасында ике көн рәттән машина йөртүчеләргә ланч-бокслар таратты, биредә бер-ике тәүлек дәвамында йөк машиналарын юл читендә калдыручылар да бар иде. Шулай итеп, кайнар ашны 250гә якын йөк машинасы йөртүчесе алды. Түбән Кама мөхтәсибәте мәхәлләләре шулай ук су һәм озак сакланучы азык-төлек белән ярдәм күрсәтте.

Бөгелмә мөселманнары Карабаш бистәсе яныннан үтүче Р-239 трассасында район мөхтәсибәте белән бергәлектә юл читендә туктап калган машина йөртүчеләргә кайнар ризык тарату акциясе оештырды. Акция барышында 25 фура йөртүчегә кайнар ризык: бәрәңге шулпасы, пылау, салат, коймак, ипи, су таратылды. Пылау Карабаш бистәсе мәчете янында әзерләнде. Юлчылар кунакчыллык күрсәткән Бөгелмә районы мөселманнарына, мондый изге гамәлләрне оештыруда активлык күрсәткән татарстанлыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Буа мәдрәсәсе шәкертләре шәһәрдә бер ялгызы көн күрүче өлкәннәргә ишегалларын һәм йорт яннарын кардан чистартырга ярдәм итте. Шәкертләр тарафыннан 20 йорт ишегалды һәм кеше күп йөрүче өч урам тротуарлары чистартылды. Волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ булучыларга һәрвакыт булышырга әзер, диелгән хәбәрдә.

 


Фикер өстәү