Татарстанда ипотекага авылдан торак сатып алучылар арткан

Узган елда республикада бер меңнән артыграк кеше ипотекага авылдан торак сатып алган. Кредит күләме барлыгы 4 миллиард сум тәшкил иткән. Алдагы еллардагыга караганда зуррак сан бу.

Авыл ипотекасы белән кызыксынуның артуы 2023 елда программага үзгәрешләр кертелүгә бәйле. Республикада урашкан күчемсез милек сатып алуга кредитның иң зур күләме ике тапкыр артып, 6 миллион сумга җиткән. Ә инде ипотеканы гаиләдә ир дә, хатын да бер үк вакытта алса, банк биргән акча күләме 12 миллион сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

Шулай ук  район үзәкләрендә 5 каттан да биегрәк булмаган яңа йортлардан фатир сатып алучыларга кредит бирү яңартылган. Шул рәвешле Арча, Буа, Кукмара һәм Мөслим районнарында фатирлар сатып алынган.

Гомумән, авыл ипотекасы республикада яшәүчеләр күңеленә хуш килгән. Татарстанның теләсә кайсы районыннан торак сатып алу яки төзү мөмкинлеге бирә ул чөнки. Республикада программаның гамәлдә булу чорында (2020 елның языннан бирле) барлыгы 4200дән артыграк гаиләгә 11,1 миллиард сум күләмендә кредит бирелгән.


Фикер өстәү