Табиб магнит давылы вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген әйтте

Магнит давыллары чир билгеләрен көчәйтә. Шуңа күрә һава торышындагы үзгәрешләрне тиз сизүчән кешеләрнең сәламәтлегендә җитди проблемалар башланырга мөмкин. Казанның 10нчы шәһәр сырхауханәсе табибы Эльвина Әхмәтдинова “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.

“Һава торышына бәйлелек – авыру түгел. Ләкин атмосферадагы үзгәрешләр чир билгеләрен көчәйтә. Шуңа күрә һава торышы үзгәргәндә организмның нәрсәгә дучар булуын аңлау, үзеңә, якыннарыңа ничек ярдәм итәргә икәнен белеп тору мөһим”, – дигән табиб-терапевт.

Белгеч билгеләп үткәнчә, организмы сизгер кешеләрдә һава торышының кинәт кенә үзгәрүе җитдирәк проблемаларга китерергә мөмкин. Мәсәлән, һава температурасы +30 градустан, дымлылык 70 проценттан югарырак булганда, организмдагы җылылыкны көйләү системасы тәнне суытырга маташа, бу исә йөрәк-кан тамырлары системасына авырлык китерә.
Табиб сүзләренә караганда, зур шәһәрләрдә яшәүчеләр һава торышына бәйлелектән күбрәк зарлана. Алар аз хәрәкәтләнә, урамда сирәк була, суыкта – җылы бүлмәдә, эсседә – җилләткеч астында утыра. Шуның аркасында мохиткә җайлашуга табигый сәләт кими, ә һава торышы алышыну кәефтә чагылыш табарга гына тора.

Һава температурасы кинә үзгәргәндә сөяк-мускул системасы авыруларыннан (артроз, артрит), йөрәк-кан тамырлары (кан басымы уйнау), сулыш системасы (астма, хроник бронхит), нерв системасы (баш әйләнү, баш өянәге, даими борчылу халәте) авыруларыннан интегүчеләрнең чирләре көчәергә мөмкин.
Табиб аңлатып үткәнчә, магнит давылларын җиңелрәк кичерү өчен саф һавада күбрәк булырга, физик эш, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Кичен җылы ваннада коенып чыгу әйбәт. Җылы су, организмны тынычландырып, төнлә әйбәтрәк йоклау мөмкинлеге бирә.

Шул ук вакытта дөрес туклану да мөһим. Ашказаны-эчәкләр көйле эшләсә, кеше үзен әйбәтрәк хис итә. Ә моның өчен табын яшелчә һәм җиләк-җимештән өзелмәскә тиеш.
“Җитәрлек күләмдә су эчәргә, тыныч булып калырга тырышыгыз. Нерв киеренкелеге йөрәк-кан тамырлары системасына йогынты ясый, ә магнит давылы чорында – бигрәк тә”, – дип киңәш иткән табиб.


Фикер өстәү