Кар астында калган авылларда ялгызларга ярдәм итәләр

Балтач районының «Наз» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге, ялгыз өлкәннәрне дә буранлы көннәрдә ялгыз калдырмаган.

Ял көне дими, иртә дими, кич дими, алар әби-бабайларны кар тоткынлыгыннан коткарган. Үзләренең генә көче җитмәгән, билгеле. Гаиләләре- тормыш иптәшләре, балалары да бик теләп ярдәмгә килгән.


Фикер өстәү