Өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр хокукларын яклау буенча кайнар линия эшли

Бүген Казанда өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хокукларын яклау буенча өлкәннәр декадасына багышланган “Хатын-кыз игътибары” дигән кайнар линия эшләде. Аны Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле белән берлектә Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы тарафыннан оештырылды.

– “Кайнар линия” аша халык белән төрле мәсьәләләр буенча аралашып була.Бүген безгә республиканың төрле районнарыннан сораулар килә, – ди “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе җитәкчесе урынбасары, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова. – Сораулар күп булды. Без аларның кйаберләренә шунда ук җавап бирдек. Ә кайсыларын үзебезгә язып куеп, икләчктә хәл итәбез дип торабыз.

Сораулар төрле. Өлкәннәрне борчыган темалар күп. Алар депутаталардан ташламалы транспорт картасын Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә куллану мөмкинлеген булдыруны сорыйлар.
– Бу мәсьәләне без Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә өйрәнәчәкбез, ә аннары Идел буе федераль округының хатын-кыз депутатлары белән бу тәкъдимне карап чыгачакбыз. Алар белән берлектә Ттарстан тәҗрибәсен тормышка ашыру мөмкинлеге турында фикер алышачакбыз, – ди Людмила Рбакова.

Сораулар арасында пенсия билгеләү, аны рәсмиләштерү, индексацияләү, өлкән яшьтәге кешеләрне социаль тернәкләндерү, шифаханә-курорт дәвалануын билгеләү, шулай ук пенсионерларның ялын оештыру белән дә бәйле иде.

Халыктан килгән сорауларны Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да тыңлады.
– Мондый аралашу өлкән яшьтәге кешеләргә кагылышлы мәсьәләләрне ачыкларга һәм мониторинг алып барырга мөмкинлек бирә, – ди Татьяна Ларионова. – Республикада һәр дүртенче кеше – өлкән яшьтә. Шуңа күрә Өлкәннәр декадасында ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләр игътибарын җәлеп итә торган чаралар үткәрү бик мөһим.Алар үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга, проблемалар алдында ялгыз түгеллекләрен белергә тиеш.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү