«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе өлкән яшьтәге кешеләр өчен «кайнар линия» оештыра

Чәршәмбе, 5 октябрьдә сәгать унда республикада өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли башлаячак. «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил татарстанлыларның мөрәҗәгатенә җавап бирәчәк.

«Хатын-кыз игътибары» «кайнар линия»се Өлкәннәр декадасына уза, аның төп максаты – өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, аларга ярдәм күрсәтү. Октябрь аенда республикада шулай ук Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар, шул исәптән, өлкән кешеләргә матди, социаль-көнкүреш, психологик һәм башка ярдәм күрсәтү буенча хәйрия чаралары һәм акцияләр үткәреләчәк.

«Кайнар линия» телефоннары: 8(843) 236-00-71, 7(939)345-37-50 (WhatsApp сораулары өчен).
Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр кабул ителә.


Фикер өстәү