Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең кайнар линиясе эшли башлады

23 марттан Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең кайнар линиясе эшли башлады, аңа сез бизнес алып бару белән бәйле барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ТР бизнес-омбудсмены аппараты белгечләре сезгә мөмкин кадәр тиз арада консультация бирәчәкләр һәм килеп туган мәсьәләне хәл итүнең индивидуаль механизмын күрсәтәчәкләр, ә кирәк очракта турыдан-туры җирле хакимият органнары һәм контроль-күзәтчелек органнары белән элемтәгә керәчәкләр.

ТР бизнес-омбудсмены кайнар линия телефоны: (843) 203-29-08 (эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча, шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруның башка мәсьәләләре буенча дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итүгә бәйле консультацияләр бирү)

Шулай ук мәгълүмат артыннан түбәндәге кайнар линияләргә мөрәҗәгать итә аласыз:

ТР Икътисад министрлыгы: (843) 524-90-90 (эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча)

Татарстан Республикасы Гарантия фонды: (843) 293-16-94 (бизнеска гарантия һәм поручительлек, шулай ук ташламалы кредит бирү формасында дәүләт ярдәме чараларын бирү мәсьәләләре буенча)

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды: (843) 524 90 90 90 (эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары күрсәтү мәсьәләләре буенча)

«Тикшерелгән бизнес»: 8 (800) 222-37-22 (РФ буенча бушлай) (эшкуарларның контроль-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча))

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: (843) 221-76-23 (азык-төлек базары, авыл хуҗалыгы техникасы хәрәкәте, Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар эше мәсьәләләре буенча) 06.04.2020 дән башлап күпканаллы кайнар линия җәелдереләчәк.

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы: (843) 238-61-04, 236-06-27, 236-54-15 (форс-мажор мәсьәләләре буенча, шулай ук аны рәсмиләштерү буенча консультацияләр)


Фикер өстәү