Татарстанда тагын 16 кешедә коронавирус булуы ачыкланган

Барысы да читтән килгән кешеләрдә ачыкланган.  Алар — Төркия, Франция, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Израиль, Доминикан республикасы, БГӘ вәкилләре.
11 кешенең авыруы  симптомсыз яки җиңел формада уза, аларның хәле канәгатьләнерлек. Ә 5се —  авыр хәлдә.
Барысы да медицина күзәтүе астында, шул исәптән 6 кеше өйдә дәвалана.
Бу авырулар аралашкан барлык кешеләр Роспотребнадзор һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү узган.


Фикер өстәү