«Татнефть» көньяк-көнчыгыш төбәгендә урамнарга сиптерү өчен 19 тонна дезинфекцияләү матдәсе сатып алган

Компания коммуналь техника ярдәмендә юллар һәм тротуарларны башта су һәм тузан суырткыч белән чистарта, шуннан соң махсус эремә сиптерә.

Бу эш болайрак башкарыла. Иң элек сиптергечле машиналар, бер-бер артлы тезелешеп, асфальтны юдыра, тузанны баса һәм чүп-чарны юл кырыена себереп китерә. Алар артыннан “тузан суырткычлар” шушы чүп һәм пычракны җыеп ала. Соңыннан инде шәһәрләрнең коммуналь хезмәтләре кешеләр күпләп йөри торган урыннарга дезинфекцияләү матдәсе сиптерә. Болар – җәмәгать транспорты тукталышлары, автомобиль кую урыннары, кибетләр алдындагы мәйданчыклар һәм торак йортларның подъездлары, җәяүлеләр аеруча күп йөри торган тротуарлар. Моның өчен “Татнефть” коммуналь хезмәтләрне дезинфекцияләү матдәсе белән тулысынча бушлай тәэмин итә.

Якшәмбе көнне Әлмәттән 4 берәмлек техника Лениногорск урамнарын әнә шулай бик яхшылап җыештырган да инде.
“Ял көне булуга карамастан, дәррәү кубып эшкә чыктык. Көньяк-көнчыгыш төбәгендәге шәһәрләрне тузан һәм пычрактан чистартырга булышабыз. Дезинфекцияләү матдәсенең дөрес тәэсир итүе өчен иң элек бик яхшылап җыештырырга кирәк”, – ди “Татнефть” автомобиль транспорты предприятиесенең 3нче автоколоннасы машина йөртүчесе Станислав Чулаков.

Компаниягә Лениногорск мэры, Лениногорск районы башлыгы Рәгат Хөсәенов рәхмәт сүзләре ирештергән. “Татнефть”кә, шәхсән Наил Өлфәт улы Мәгановка, нефтьчеләрнең бөтен коллективына рәхмәтлемен. Бик зур эш бу. Компания көньяк-көнчыгыш төбәгендәге шәһәрләргә бәһаләп бетергесез ярдәм күрсәтә”, – дигән ул.

Бөгелмәдә урамнарны чистарту дүшәмбе көнне көндезге сәгать бердән сишәмбе кичке бишкә кадәр дәвам итәчәк. Шуннан соң “Татнефть” машиналары нефть төбәгенең башка шәһәрләренә юл тотачак.

“Татнефть” автотранспорт предприятиесе баш инженеры Рамил Нургалиев әйтүенчә, техника һәм 12 кеше тәүлек әйләнәсе эшли. Машиналар бер минут та эшсез тормасын өчен йөртүчеләр җыештыру-чистарту урында ук берсен-берсе алыштыра. Шоферларны вахта ысулы белән эшкә алып килүне АТП оештырган, ә аларны тукландыру мәсьәләсен шәһәрләр администрацияләре тәэмин итә.

“Татнефть”, килеп туган хәлдән һәм коммуналь хезмәтләрнең ярдәмгә ихтыяҗыннан чыгып, өстәмә техника сатып алган. Озакламый алар төбәкнең барлык шәһәрләрен чистарту эшенә җәлеп ителәчәк.

 

Фото: екатеринбург.рф


Фикер өстәү