Бер ир урамда кычкырып сөйләшкән өчен 5 кешене мылтыктан аткан

Рязань өлкәсендә Касыйм районының Елатьма бистәсендә биш кешене атып үтерү буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта якшәмбе көнне, 5 апрельдә, Россия Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителде.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл шимбә көнне 22:00 сәгатьтә булган. Барысы да кисәтүдән башлана. Бер ир-ат  тәрәзәләре турында  урамда кычкырып сөйләшкән яшь кешеләргә шелтә ясый һәм алар арасында низаг туа. Соңыннан ир ау мылтыгын алып урамга чыга һәм дүрт яшь егетне, бер кызны ата. Бишесе дә шунда ук үлә.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр шаһитләрдән сораулар ала, экспертиза тикшерүе уздырыла.

«Интерфакс» чыганагы сүзләренә караганда, һөҗүм итүче – 1988 елда туган,  психик яктан сәламәт булмаган ир-ат.


Фикер өстәү