Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачылды

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды.

Өч метр биеклектәге, 1,5 тонна авырлыктагы скульптура Петербург остаханәләрендә бронзадан коелган. Аның авторлары – Россиянең  атказанган рәссамы, сынчы Вениамин Сидоренко һәм Мәскәү дәүләт мәдәният институты профессоры Андрей Губко.

Мәгърур Сөембикә! Бер кулын күкрәгенә куйган, башын югары күтәргән, төз гәүдәле  ханбикә образында аның халкына мәхәббәте дә, көчлелеге дә, горурлыгы да чагыла. Тарихтан билгеле булганча, Ногай Урдасы бәге Йосыфның бердәнбер кызы Сөембикә Казан ханы Җан Галигә кияүгә бирелә. Ире үлгәннән соң  ул Сафа Гәрәй ханның хатыны була. Уллары Үтәмеш туа. Сафа Гәрәй вафат булгач, Сөембикә Казан ханлыгы патшабикәсе итеп сайланып куела.  Ул 1549–1551 елларда идарә итә. Әмма Казан ханлыгының бәк-мирзалары үзара килешә алмавы сәбәпле, 1551 елда Сөембикә улы Үтәмеш  белән Мәскәүгә әсирлеккә җибәрелә. Соңрак Касыйм ханы Шаһ Галигә кияүгә бирелә.  Сөембикә Касыйм җирендә җирләнгән.

Билгеле булганча, әлеге чара Идел буе Болгары халыклары тарафыннан ислам динен рәсми кабул итүгә – 1100 ел, Касыйм шәһәренең 870 еллыгына, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан оештырылды. Әлеге тантанада Татарстан  Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм башка кунаклар катнашты.

– 2010 елдан борынгы Болгар шәһәрен торгызу буенча эш башланды. Быел 21 майда анда Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үттек. Һәм  бу бүген бөек Россиянең бердәм тарихы булып тора. Без үз тарихыбызны яратабыз, моның белән горурланабыз. Сөембикә һәйкәлен ачу да – шуның мисалы, – дип белдерде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе проектны хуплаган Касыйм шәһәре халкына, Рязань өлкәсе һәм шәһәр җитәкчелегенә, Равил хәзрәт Гайнетдингә, Рязань өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Бикуевка рәхмәтен җиткерде.

Сөембикә белән аның исемендәге манараны ниләр бәйли?

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү