Экология министры: «Халык табигатькә нинди, бер-берсенә шундый»

Татарстанда «Экояз»  бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итте.  Әлеге бәйге республикада җиденче тапкыр уздырыла. Вакытын да сайлый беләләр – чара санитар-чистарту икеайлыгы кысасында үткәрелә. Экологларның максаты да – күбрәк кешене табигатькә тарту, аларның күңелен үзгәртү, сакчыл булырга өйрәтү. Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, республика халкына рәхмәтле икәнен яшерми. Теләгәнебезгә ирешеп барабыз, ди ул.

– Бу залда бүген иң-иң яхшылары җыелды, – диде ул җиңүчеләрне сәламләп. – Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча изге гамәлләр кылган кешеләр сез. Әлеге чара кемне генә үзенә ияртмәде. Гаиләләре, туганнары, урамнары, авыллары белән безгә кушылды.  Шунысын да истән чыгармыйк, кеше табигатькә нинди мөнәсәбәттә булса, тирә-ягындагы кешеләргә шундый була. Туган җирен яраткан, аны кадерләп тоткан кеше, башкаларны да хөрмәт итә. Үзебез, балаларыбыз яшәгән җирне без бәйге вакытында гына түгел, һәркөнне чистартырга тиеш. Бүген исә мин «Экояз» бәйгесендә катнашкан һәр кешегә чиксез рәхмәтемне белдерәм.

Министр сүзләренчә, быел икеайлык кысасында үткәрелгән чараларда 755 мең кеше катнашкан.  Полигоннарга 510 мең кубометр калдык чыгарылган.  Республика районнарында – 760 мең, предприятие-оешмалар 540 мең төптән артык агач һәм куак утыртылган.

– Ике ай эчендә табигать саклау законнарын бозуның 7 мең очрагы ачыкланып, 3,3 мең бозучы административ җаваплылыкка тартылды.  Республикада 3,8 мең рөхсәтсез калдык ташлау урыны бетерелде, – ди Александр Шадриков.

«Экояз» бәйгесендә җиңүчеләрне  «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы ишегалды», «Иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы» номинацияләрендә билгеләделәр. «ВТ» хәбәрчесе «Иң яхшы гаилә»  дип табылган Шәйхәйдәровлар белән дә сөйләште. Алар Кама Тамагы районының Антоновка авылында яшиләр. Ренат белән Айгөл дүрт бала үстерә, бишенчесен көтәләр. Алар 2011 елдан бирле авылларын яшелләндерә. 11 ел эчендә 100 гектар мәйданда 50 меңнән артык агач утыртканнар. Казаннан күченеп кайтуларына  11 ел икән.

– Башта урманчыларга ярдәм итик дип агач утырта башладык. Аннары бу эшебез үзебезгә дә ошап китте.  Дуслар белән бергә, төрле чаралар уздырып, агач утырта башладык. Без бик күңелле яшибез. Авылыбызда төрле бәйрәмнәр дә еш уза. Күбрәк җырлар җырлыйбыз. Эшлибез дә, ял да итә беләбез, – ди Айгөл Шәйхәйдәрова. – Бездә пихта, миләш, кедр, карагай, алма, карлыган үсә. Аю чикләвеге белән дала миндале дә утыртып карадык. Кәлшәләрне үзебез дә үстерәбез, питомниклардан да алабыз. Табигатькә бәйле барлык чараларда актив без. Идел буен чүп-чардан чистартабыз, авылда уздырылган өмәләрдә катнашабыз.

Ире Ренат исә авылда яшәүнең рәхәтлекләрен санап бетерә алмый. Киләчәктә яшьләрне авылга кайтару нияте белән яши ул. Шәһәрдә үскән хатыны да авылны бик яраткан.

– Безнең өчен бүләк түгел, агачларның шаулап үсүе әһәмиятлерәк. Аларны күреп күңел сөенә. Җиңгәч, сөендек инде. Тагын да бәйгеләрдә катнашырга икән дигән теләк тә уянды. Катнашу балаларга кирәк ул. Алар белеп үссен, чүпләмәсен.  Балалар – безнең киләчәк бит, – ди ул.

Ни өчен шәһәрне ташлап авылга кайтырга булган соң алар? Шул хакта да сорадык. Гаилә бу адымнарын җирсү белән бәйләп аңлатты. Баксаң, Антоновкада Ханты-Манси,  Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән дә күченеп кайтып яшиләр икән.

Санкт-Петербург дигәннән, Шәйхәйдәровлар озакламый шушы шәһәргә юл тотачак. «Экояз» бәйгесендә беренчелекне алган өчен аларны юллама белән бүләкләделәр. Гаилә бишенче балалары дөньяга килгәнче шәһәр күреп кайтырга ниятли.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү