Чүплекләр – хуҗалы, сулыклар чиста булачак

Быел Казанда «Водоканал» оешмасының чистарту корылмаларын алыштырачаклар. Шул рәвешле, Казан тирәсендәге ләм басуларын юкка чыгармакчылар. Түбән Кама сусаклагычында тик яткан торбаларны җыячаклар. Әлеге эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» программасы ярдәмендә тормышка ашырылачак. Бу хакта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков министрлыкның еллык утырышында сөйләде.

– Быелдан республикада «Сирәк очрый торган сулыкларны саклау» федераль программасы эшли башлаячак. Аның кысасында Лаеш районының Державино, Никольское авыллары янәшәсендәге сулыкларны һәм Мамадышның Нократ елгасы чистартылачак. Шулай ук Чаллы янәшәсендә урнашкан Мәләкәс елгасын тәртипкә китерү өчен кирәкле документлар әзерләнә башлады, – диде Александр Шадриков.
Экологлар быел Казандагы һаваны чистарак итү өчен дә тырышачак. «Самосырово» һәм «Восточный» полигоннары тирәсендә яшәүчеләр сасы истән зарлана. «Самосырово» чүплеген рекультивацияләп кенә калмыйлар, биредә чистарту корылмалары да төзеләчәк. Болары «Чиста ил» федераль программасы кысасында башкарыла.
Александр Шадриков әйтүенчә, быел министрлыкта санлаштыру эшләренә зуррак игътибар биреләчәк.
– Без яңа геомәгълүмат системалары булдырачакбыз. Болай эшләгәндә әйләнә-тирәне һәрдаим күзәтеп булачак. Шулай ук файдалы казылмалар һәм табигать запаслары да күз уңында булачак, – диде ул.
Утырышта министр көнкүреш калдыкларына да тукталды. Киләчәктә һәр тармак калдыклар белән эшләргә өйрәнергә тиеш, диде ул. Бу хакта «Төбәк экология операторы» оешмасы генераль директорның беренче урынбасары Максим Корольков та сөйләде.
– Бер ел элек Татарстан Президенты республиканың I һәм II класс зыянлы калдыклар белән эшләү буенча пилот проектында катнашуын хуплаган иде. Әйтик, составында терекөмеш булган калдыкларны аерып җыюның бер системасы барлыкка килде. Икенче проект – хәзер Татарстанда иске аккумуляторларны тапшырып була. Димәк, табигатькә дә зыян салынмый, кабат эшкәртелеп, яңадан хезмәт итә, – диде ул.
Тиздән калдыклар белән эшләүнең яңа ситемасы барлыкка киләчәк. Ул «Төзелеш һәм ремонт калдыклары белән эшләү» дип аталган электрон хезмәтне күз уңында тота.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин исә, экологларның хезмәтенә уңай бәя биреп, узган елда башкарган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде. Быел да республикада эшләүче программаларның дәвам итәсен әйтте. Аеруча «Чиста ил» программасына тукталды.
– «Самосырово» чүплегендә эшләрне тәмамларга кирәк. Халыкны борчыган һаваның чисталыгы да игътибар үзәгендә булсын. Чиста су белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәк, – диде ул.
Сүз уңаеннан, 2020 елда республикада 4 федераль проект эшләгән. Илкүләм «Экология» проекты кысасында «Иделне савыктыру», «Чиста су», «Чиста ил», «Урманнарны саклау» программалары өчен 2 млрд 810 миллион сум тотылган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү