Россиядә массакүләм спортны үстерү буенча оператор пәйда булачак.

Россиядә массакүләм спортны үстерү буенча оператор барлыкка киләчәк. Аның Спорт министрлыгы карамагында эшләве күздә тотыла. Президент Владимир Путин бу җәһәттән тиешле бурычлар куйган. Бурычлар исемлеге Кремль сайтында басылып чыккан.

Дәүләт башлыгы физик культура һәм спортны үстерүнең төбәкләр программалары эчтәлегенә карата тәкъдимнәрне дә раслаган. Ул шулай ук спорт клубларын оештыруны, аларны кадрлар, барлык кирәк-ярак белән тәэмин итүне йөкләгән. Бу юнәлештә башкарылган эшләр турында быел 30 сентябрьгә кадәр хисап тотарга тиешләр. Моның өчен җаваплы итеп спорт министры Олег Матыцин билгеләнгән.


Фикер өстәү