Айдар Сәлимгәрәевкә Россия Президенты рәхмәте белдерелде

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевкә Россия Президенты рәхмәте белдерелде.

Бу бүләкне аңа Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Беренче чиратта, бу бүләк миңа гына түгел, безнең бөтен коллективка. Бу алдагы казанышларга, инициативалы эшкә, проектларга үзенә күрә бер аванас кебек тә. Барлык хезмәттәшләремә рәхмәт билгесе, тырышып, күңел белән эшләргә теләк тудыра торган бүләк», — диде Айдар Сәлимгәрәев.


Фикер өстәү