Мөфти «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесен «Бердәмлек» медале белән бүләкләде

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков килде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, хөрмәтле кунакларны сәламләп, беренче чиратта, Айдар Сәетгәрәй улына «Бердәмлек» медален тапшырды. Диния Нәзарәте бүләге аңа «Татмедиа» агентлыгының ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән күпьеллык хезмәттәшлеге, Татарстанда милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга керткән өлеше һәм татар-мөселман традицияләрен саклау өлкәсендәге тырышлыгы өчен бирелде. Камил хәзрәт Айдар Сәетгәрәй улына бу мәсьәләләрдә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

Аннары җитәкчеләр Татарстанда ислам медиасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты, массакүләм мәгълүмат чараларында республиканың мөселман өммәте тормышын һәм аның ислам үсеше һәм динара сәясәт өлкәсендәге казанышларын яктыртуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча фикер алышты. Моннан тыш, әңгәмә барышында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» 2023 XIV Халыкара икътисади форумы, аерым алганда, аның төп хәбәрләрен киң җәмгыятькә медиа чаралары аша тарату мәсьәләләре каралды.


Фикер өстәү