Чаллыда фургонлы машина әйләнеп капланган – йөртүчесе һәлак булган

Машина йөртүче ир иминлек каешын эләктермәгән.

Кичә кичке унда Чаллы шәһәре Чулман проспектындагы 94нче йорт каршында юл фаҗигасе килеп чыккан. Бу хакта “Татарстан 24” автомобиль төзүчеләр шәһәренең Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Фургонлы машина, Усманов урамы ягыннан Вахитов проспекты аша барган бер мәлдә, юл кырыендагы бордюрга килеп менгән һәм әйләнеп капланган. Машина йөртүче иминлек каешын эләктермәгән булган. Табиблар үзен аңга китерергә тырышканда, җан биргән.
Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Сүз уңаеннан, Казанда мотоциклчы җиңел машинага килеп бәрелгән. Аның аягы бик каты сынган.


Фикер өстәү