#КаzanForum: Казанда Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Патриарх Кирилл очрашу үткәрделәр

Бүген “Россия – ислам дөньясы: KazanForum” Халыкара икътисадый форумы көннәрендә Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл очраштылар. Очрашуда шулай ук Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм башкалар катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дин әһелләре Россия җәмгыятендә динара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауның мөһимлеге хакында фикер алышты. Аерым алганда, Патриарх Татарстанда төрле халыкларның дустанә традицияләрен югары бәяләде һәм православие динендәгеләрнең, Россиядән читтә яшәүче христианнарга караганда, мөселманнар белән уртак кыйммәтләре күбрәк булуын ассызыклады. Ул искәрткәнчә, Россиядә мөселманнар һәм православие динендәгеләр көнбатыш илләрендә таркалуга дучар булган гаилә институты традицияләрен, дини һәм мәдәни кыйммәтләрне бергәләп ныгыталар.

Камил хәзрәт үз чиратында Патриархны сәламләп, аңа республикага сәфәре, шулай ук ислам дөньясы белән хезмәттәшлек алып барырга кызыксынуы өчен рәхмәтен белдерде. Ул искәрткәнчә, аларның соңгы очрашуыннан соң, Татарстаннан бер төркем мөселман һәм православие активистлары 2021нче елда Эльбруска беренче динара экспедиция ясады һәм аны ике дин вәкилләре өчен дә мөһим мәдәни кыйммәткә ия булган Араратка барып кабатларга ниятли.

Дин әһелләре социаль хезмәт һәм җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрне ныгыту өлкәләрендә хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуларын белдерделәр.


Фикер өстәү