“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара икътисадый форумның пленар утырышында чит ил вәкилләре Татарстанның кунакчыллыгына, биредә эш өчен тудырылган шартларга соклануларын белдереп: “Без сездә тагын берничә көн кунак булырга риза”, – диделәр.
Рөстәм Миңнеханов исә аларга: “Бездә генә калыгыз!” – дип җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда узган халыкара җыенда 80нән артык илдән 16 меңгә якын кеше катнашты.