#КаzanForum: Ислам илләрендә Россия мәдәниятенең популярлыгы арта

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара форумы кысаларында Россия мәдәнияте һәм сәнгатенә Россиядән читтә ихтыяҗ турында сөйләштеләр.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә концертлар, фестивальләр һәм мәдәни чараларны оештыручы Евгений Морозов Россия сәнгатенә ислам илләрендә ихтыяҗ булырга мөмкин, дип билгеләде.

— Безнең проектлар Россия, Иран һәм Европа илләре арасында күпер төзи. Мәсәлән, Дубайда без «Дрезден опера балы» премьерасы белән тулы зал җыйдык. Шунысы кызык: аларның яртысы диярлек — Әмирлектәге резидентлар һәм аның гражданнары,- диде ул.


Фикер өстәү