#КаzanForum: Андрей Белоусов: “Безгә мондый мәйдан бик тә кирәк иде”

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” халыкара икътисадый форумы эшендә катнашкан Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов җыенга югары бәя бирде.

– Аның әһәмиятен аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Форумда 16 меңгә якын кеше катнаша. Бу – бик күп. Җыенга 80нән артык чит илдән кунаклар килгән. Шуны да әйтергә кирәк, форум быелдан федераль статус алды һәм шаккатыргыч нәтиҗәләргә иреште. Без әлеге мәйданга карата зур кызыксыну булуын күрәбез. Җыенга Иран, Малайзия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдән зур делегацияләр килгән. Биредәге эшлекле кәефтән чыгып, ул үз-үзен тулысынча аклый дип әйтә алам. Безгә мондый мәйдан бик тә кирәк иде, – диде ул.

Форумда күтәрелгән мәсьәләләр арасында логистиканы җайга салуны билгеләп үтте.

– Бу көннәрдә генә Тегеранда Россия белән Иран арасында “Төньяк–Көньяк” транспорт коридорының төп өлеше булып саналган Көнбатыш өлешен төзү турында килешү имзаланды. Форум кысасында да Әзербайҗандагы хезмәттәшләребез белән әлеге коридорны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле тәгаен адымнар турында сөйләштек. Бу транспорт коридоры бөтен Евразия төбәге өчен зур әһәмияткә ия, – диде Андрей Белоусов.


Фикер өстәү