«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара җыенына дөньяның 70кә якын иленнән 15 меңләп кеше киләчәк

Татарстан башкаласы кунаклар каршы алырга әзерләнә. Киләсе атнада Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый җыены узачак. Анда дөньяның 70кә якын иленнән 15 меңләп кеше катнашачак дип көтелә. Форум көннәренә башкала кунакханәләрендә буш урыннар калмаган да диярлек инде.

«Соңгы тапкыр мондый хәл Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты узганда булган иде…» Башкаладагы кунакханә хуҗалары әнә шулай ди. Алар җиң сызганып кунаклар каршы алырга әзерләнә. 18–20 майда узачак «KazanForum»га дөньяның 70кә якын иленнән, Россиянең 30лап төбәгеннән катнашучылар киләчәк дип көтелә. Май башыннан бирле башкаладагы кунакханәләрнең кереме 15 процентка арткан инде. Киләсе атнада эш тагын да кызуырак булачак, диләр. Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сүзләренә караганда, форум көннәренә «биш йолдызлы» кунакханәләр 96 процентка тулган. Кунакларны хәләл стандартлары буенча каршы алачаклар.

Форумда катнашучылар арасында «Галәм гүзәле Бәхрәйн – 2022» титулы иясе Эвлин Абдулла-Хәлифә дә бар. Гарәп илләре гүзәле Казанда хәләл матурлык турында чыгыш ясаячак дип фаразлана. Хатын-кызлар өчен хәләл ял, хәләл фитнес кебек мәсьәләләрне дә күтәрмәкчеләр. Форумда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Һиндстан, Сербия кебек илләрдән эшлекле гүзәл затларны көтәләр. Җыенда тәүге тапкыр «Хәләл эшмәкәр хатын-кыз» премиясен тапшырачаклар.

Табибларга да эш арткан. Форум көннәрендә эшлекле һәм мәдәни программалар узачак мәйданнарда, шулай ук кунаклар яшәгән урыннарда медицина ярдәмен хәләл стандартлары буенча күрсәтәчәкләр.

– Ислам форумының үзенчәлекләрен исәпкә алып, һәр медпунктта икешәр мобиль бригада – ир-ат табиблар һәм хатын-кыз табиблардан торган төркемнәр эшләячәк. Аларның өс киемнәре дә хәләл стандартларына туры киләчәк. Форум чараларының баш табибы итеп Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов билгеләнде, – дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.

Җыен кунакларына стационар ярдәмне шул исәптән РКБ һәм ДРКБда күрсәтәчәкләр. Моның өчен хастаханәләрдә намаз уку бүлмәләре дә оештырылачак. Роспотребнадзор белгечләре исә форум катнашучылары яшәячәк кунакханәләрдә һәм туклану урыннарында тикшерү башлаган.

Исегезгә төшерәбез: Казанда икътисадый форум 2009 елдан бирле үткәрелә.

– Ил Президенты Владимир Путин күп тапкырлар, Россия һәрвакыт мөселман дөньясы белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтәчәк һәм тирәнәйтәчәк, дип белдерде. Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда төп рольне «KazanForum» уйнарга тиеш, ул быелдан федераль дәрәҗәдә үткәрелә, – диде башкалада узган халыкара икътисадый форумга әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин.


Фикер өстәү