• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Кәефне нәрсә кыра? Шәхси хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләштеләр

    Кәефне нәрсә кыра? Шәхси хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләштеләр

    Сөенсеннәр әле! Яшь укытучыларга 50 мең сум акча бирәчәкләр

    Сөенсеннәр әле! Яшь укытучыларга 50 мең сум акча бирәчәкләр

    Рөстәм Миңнеханов: «Эшмәкәрнең эше уңмаса да, ул яңадан торып басып, алга атлый белергә тиеш»

    Рөстәм Миңнеханов: «Эшмәкәрнең эше уңмаса да, ул яңадан торып басып, алга атлый белергә тиеш»

    Җылынганчы, кермәскә! Дүрт көн эчендә өч кешенең суда бату сәбәбе нидә? 

    Җылынганчы, кермәскә! Дүрт көн эчендә өч кешенең суда бату сәбәбе нидә? 

    Студентлар алмашу буенча W&T программасының шартлары үзгәргәнме?

    Студентлар алмашу буенча W&T программасының шартлары үзгәргәнме?

    Руслан Ибраһимов: «Безгә өлкән буыннан гел «эләгә»

    Руслан Ибраһимов: «Безгә өлкән буыннан гел «эләгә»

    Үлгән сыер сөтле була: үткән белән хәзергенең кайсы яхшырак?

    Үлгән сыер сөтле була: үткән белән хәзергенең кайсы яхшырак?

    Песи белән бала намазны бозмый (Намазга бәйле 8 сорауга ҖАВАП)

    Песи белән бала намазны бозмый (Намазга бәйле 8 сорауга ҖАВАП)

    «Умнее всех»  тапшыруында катнашкан Карина Мотыйгуллина: «Өй эшен азрак бирергә кирәк»

    «Умнее всех»  тапшыруында катнашкан Карина Мотыйгуллина: «Өй эшен азрак бирергә кирәк»

    Быел «Сәләтле җәй» ничек узачак?

    Быел «Сәләтле җәй» ничек узачак?

    Куркыныч – янәшәдә: элек кош гриппын кыргый үрдәкләр йоктырса, хәзер вирусны акчарлаклар тарата

    Куркыныч – янәшәдә: элек кош гриппын кыргый үрдәкләр йоктырса, хәзер вирусны акчарлаклар тарата

    Авыл кешесен ничек эшле дә, ашлы да итәргә?

    Авыл кешесен ничек эшле дә, ашлы да итәргә?

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Түләүле аборт: ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр да нәрсәгә китерер?

    Түләүле аборт: ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булыр да нәрсәгә китерер?

    Терапевт Регина Галиуллина: «Менингит инвалидлыкка һәм үлемгә китерергә мөмкин»

    Терапевт Регина Галиуллина: «Менингит инвалидлыкка һәм үлемгә китерергә мөмкин»

    Бакча җиләгеннән коры калмас өчен нишләргә?

    Бакча җиләгеннән коры калмас өчен нишләргә?

    Кычытканнан файдалы төнәтмә һәм компресс ясау ЫСУЛЫ

    Кычытканнан файдалы төнәтмә һәм компресс ясау ЫСУЛЫ

    РКБда үзенчәлекле операция ясаганнар: «28 атналык көмәне булган хатын-кызның гомерен саклап калырга кирәк иде»

    РКБда үзенчәлекле операция ясаганнар: «28 атналык көмәне булган хатын-кызның гомерен саклап калырга кирәк иде»

    Битне уятабыз! Язын бит тиресенә аерым игътибар кирәк

    Битне уятабыз! Язын бит тиресенә аерым игътибар кирәк

    Табиб-невролог Диләрә Шаһиева: «Бик каты баш авыртуга түзеп, аны дару эчмичә генә үткәрергә маташу – зур хата»

    Табиб-невролог Диләрә Шаһиева: «Бик каты баш авыртуга түзеп, аны дару эчмичә генә үткәрергә маташу – зур хата»

    Жалюзи юу сере

    Жалюзи юу сере

    Помидорны «стресс»тан ничек коткарырга?

    Помидорны «стресс»тан ничек коткарырга?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Законнары (03.05.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (02.05.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (29.04.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (20.04.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (13.04.2023)

    ТР Законнары (06.04.2023)

    ТР Законнары (03.04.2023)

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары

    ТР Дәүләт Советы карарлары (23.03.2023)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

Көлгә әйләнгән Йолдыз авылы халкы: «Мондый хәсрәт күргән юк иде – сәгать ярым эчендә авыл юкка чыкты»

- ieditor
11.05.2023
- Җәмгыять, Төп
0
Көлгә әйләнгән Йолдыз авылы халкы: «Мондый хәсрәт күргән юк иде – сәгать ярым эчендә авыл юкка чыкты»

Фото: Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

0
Карулар
Share on Twitter

1,5 сәгать. Гөрләп яшәп яткан авылны тулысы белән диярлек юкка чыгарырга әнә шулкадәр вакыт җиткән. 7 майдан 8 майга каршы төндә Курган өлкәсендәге урман янгыннары Шадрин районындагы Йолдыз (элеккеге атамасы – Эчкен) татар авылын тулысынча диярлек утлы күмергә әйләндерде. 377 хуҗалыкның нибары 90ы гына исән калган. Алары да ярты-йорты гына. Иң аянычлысы – үз йортларыннан чыга алмыйча һәлак булган кешеләр булу.

Борынгы авыл

Уралда янгыннар белән вазгыять узган атнада катлауланды. Атна башына булган мәгълүматлар буенча, Курган өлкәсендә 13 урман янган, Свердловск өлкәсендә дә 70кә якын җиргә ут капкан. Соңгы мәгълүматлар буенча, Курган өлкәсендә генә дә 21 кешенең һәлак булуы билгеле. Шуларның 7се – Йолдыз авылында.

Йолдыз авылы янгынга кадәр

«Урал арты татарлары» җәмгыяте рәисе Марат Юнысов сүзләренчә, Йолдыз-Эчкен авылына 1525 елда нигез салынган.

– Бик затлы, бай, борынгы татар авылы иде Йолдыз. Нарат урманының уртасында урнашкан бик матур авыл. Халкы тырыш, эшмәкәрләр дә, фермерлар да бик күп. Бөтен карашыбыз аларга төбәлгән, үрнәк  иде ул, чөнки татарның элитасы шунда яши. Ике, өч катлы йортлары, җитеш, мул тормыш алып барулары белән данлыклы иде, – ди ул.

Ни кызганыч, ут шундый зур тарихлы, гөрләп яшәп яткан авылны да аямый.

–  Янгын авылга күршедәге Себерке авылыннан өске яклап, агач башлары буенча килде. Төп авырлык шунда иде. Янгын астан килгән очракта, көрәшү мөмкинлеге бар иде, саклану чаралары да күрелгән иде югыйсә. Җил дә бик көчле булды. Юнәлешен өч тапкыр үзгәрткән җилнең тизлеге секундына 40 метрга кадәр җитте. Барысы да бик тиз булды. Эвакуация өчен халыкка 15 минут вакыт бирелде. Кайберәүләр хәтта документларын да алырга өлгермәгән, – ди Марат Юнысов.

Йолдыз – танылган опера җырчысы Ярамир Низаметдиновның туып-үскән авылы. Анда аның әти-әнисе, туганнары, дуслары яши. Бәхеткә, җырчының якыннары яшәгән урамны саклап кала алганнар. Шул исәптән, Ярамирның туган нигезен дә.

– Күрше авылдагы көчле янгын турында иң элек әнием шалтыратып әйтте. 20 минуттан соң инде үзләренең дә авылдан чыгып китүләрен язып җибәрде. Без сеңелем белән ахырга кадәр яхшыга өметләндек. Ләкин, кызганыч, бу кайгы безне дә читләтеп узмады.

Сакланып калган бердәнбер урамда агач мәчет тә бар. Шулай ук яңа таш мәчеткә дә ялкын телләре үрмәләмәгән. Гомумән, авыл халкы әйтүенчә, могҗиза булырдай күренешләр шактый.

– Без моны Аллаһы Тәгаләнең хикмәте дип кабул иттек. Тулысы белән янган урамда бер йорт ялгызы гына утырып калган. Аннан соң йорт-җир, барлык корылма янып көлгә әйләнгән ишегалдында ут «ГАЗель» машинасына гына кагылмаган, – ди алар.

«Бу коточкыч иде»

Коточкыч төннең шаһиты булган Изольда Сабирова авылдашлары белән бергә кичергәннәрне тыныч күңел белән генә сөйли дә алмый. Бераз сөйли дә, күңеле тулып, туктый алмыйча елый башлый.

– 59 ел яшәп, мондый хәсрәт күргән юк иде, – диде ул. – 7 май көнне бик көчле җил күтәрелде. Күршедә 50 хуҗалыклы Плоское авылы бар иде. Ул ярты сәгать эчендә тулысынча янып бетте. Шуннан соң янгын күршедәге Себерке авылына күчте. Ялкын телләре акрынлап безгә якынлашты. Ул арада авыл төркеменә: «Вазгыять бик җитди. Документларыгызны, кирәк-яракларыгызны җыегыз», – дигән хәбәрләр килә башлады. Күптән түгел генә йөрәгемә операция ясадылар. Яңа тернәкләнеп килә идем, бер минут эчендә барысын да ташлап чыгып китәргә дә теләмәдем. Кичке 5тә ирем эштән кайткач, машинабызга утырып, юлга кузгалдык. Авылдашларны автобусларга утыртып, Шатровск районына таба эвакуацияләделәр. Кая барганны төгәл аңламыйча да барыбыз бер колонна булып хәрәкәт иттек. Юлда да бик авыр булды. Берни күренми, тирә-як ап-ак төтен. Ялкын бөтен дөньяны камап алган иде. Юлда авариялар да булды. Без бераз барабыз да туктап торабыз. Арттарак калган ялкын телләре безне тагын куып тота. Бара торгач, Төмән өлкәсенә чыктык. Төн җитте, караңгы төште. Йөрәк кенә урынында түгел. (Елый. – Авт.)

https://vatantat.ru/wp-content/uploads/2023/05/whatsapp-video-2023-05-11-at-10.48.33.mp4
Плоское авылы янган вакытта төшерелгән видео

Төркемгә бер-бер артлы «бу йорт янып бетте», «бу урам юк», «икенчесе дә янып бетте..» дигән хәбәрләр килеп кенә торды. Шунда тормыш иптәшем белән бер-беребезгә караштык та: «Кайтыйк, өебез, авылыбыз ни хәлдә икән», – дидек. Ут эченнән тагын кайтырга чыктык. Юлда исән калган бер генә нәрсә дә очрамады. Бу коточкыч иде.

Тоташ ут эчендә калган авылларына кайтып төшә Сабировлар. Полиция хезмәтләре беркемне дә эчкә уздырмый. Тик алар, башка керү юлларын табып, йортлары тирәсенә уза ала.

– Мин йортыбыз ягына карарга да курыктым. Иремнән: «Нәрсә анда?» – дип сорарлык кына көч таптым. «Урамыбыз тора бугай», – ди. Чыннан да, безнең Олы урам гына янгыннан исән калган иде. Урамыбызда иске агач мәчетебез бар иде. Хәтта ул да исән калды, – дип елый Изольда ханым. – Аллаһның безгә күрсәткән рәхим-шәфкате булгандыр инде. Ләкин сөенеп булмый, чөнки, бердән, авыл, авылдашлар өчен борчылсак, икенчедән, бар җирдә дә ут пыскып ята. Урманнар, авыллар яну дәвам итә. (Әлеге вакытта 1000 кешелек тагын бер татар авылы – Кызылбайны уттан саклауларын хәбәр иттеләр. – Авт.) Ул төндә безнең белән бергә эвакуацияләнгән башка ир-атлар да көлгә әйләнгән нигезләренә кайтып баскан иде. Барысы да шок хәлендә һәм аптырашта. 4–5әр балалы гаиләләр йортсыз-җирсез калды. Терлекләр, эт һәм песиләр дә күп үлде. Хуҗаларының көлгә әйләнгән нигезләре янында этләрнең әрнеп елап утыруларын күреп, күңел сыкрый.

Соңгы мәгълүматлар буенча, янгында җиде кеше һәлак булган. Өч кеше хастаханәдә дәвалана. Бер кеше хәбәрсез югалган, ләкин Марат Юнысов әйтүенчә, корбаннар саны тагын да күбрәк булуы бар. Кызганыч, һәлак булучылар арасында Сабировларның туганнары да бар.

– Ул әнисе белән яши, авыру иде. Аяклары начар йөрде. Янгыннан өй базына кереп качкан булган. Шунда төтенгә тончыгып үлгән, – диде Изольда ханым.

Әлегә урман янгыннарының төгәл сәбәпләре билгеле түгел. Саксызлык, битарафлык та булуы мөмкин, диләр. Авыл халкы исә «теракт, махсус яндырган булырга тиешләр» дигән фаразларын да җиткерде. Әлегә тикшерү эшләре бара. Ахыргы нәтиҗә шулардан чыгып билгеле булыр дип көтик.

Авылның киләчәге

Әлеге вакытта авыл халкы янгыннан исән калган мәктәп һәм клуб бинасында яши.

– Янгынның беренче көнендә кешеләр якыннарына киткән иде, икенче көнгә барысы да авылга әйләнеп кайтты. Йортларын кабат торгызмакчы булалар. Милли аксакалларыбыз да авылның таралмавына, кабаттан торгызылуына бик өметләнә, Беренче-икенче көннәрдә барысы да шок хәлендә иде. Әле дә нәрсәдер уйларлык, хәл итәрлек хәлдә түгел алар. Бераз вакыт кирәк булыр, – диде Марат Юнысов.

Ярамир Низаметдинов да туган авылын кабаттан торгызып, элеккеге халәтенә кайтару турында хыяллана һәм булдыра алганча ярдәм итәргә ниятли.

– Мин бу фаҗигане тасвирлап бирер өчен сүзләр таба алмыйм, – ди Ярамир. – Мин – кече ватанымның чын патриоты. Авылымны, аның халкын, йолаларын, диалектын бик яратам. Мин аңа бик рәхмәтле, чөнки бүген ирешкән уңышларымның барысында да аның өлеше зур. Авылның шундый хәлгә калуы – минем өчен зур югалту. Ике көн шок хәлендә йөрдем. Әле җитмәсә, тамашачы каршына спектакль белән чыгарга кирәк. Ничек кенә авыр булса да, сәхнәгә чыгып елмаерга туры килә.

Аның фикеренчә, бу фаҗига артында тирән мәгънә ята.

https://vatantat.ru/wp-content/uploads/2023/05/whatsapp-video-2023-05-11-at-16.39.46.mp4
«Янгын безне эвакуацияләргә мәҗбүр итте. Монда ирем әйберләрне, коралларны чокырга яшергән мәл. Ул аларны шунда күмеп куйды», — ди Изольда ханым.

– Монда бер авыл фаҗигасе генә түгел, милләт фаҗигасе дә бар, – ди ул. – Әгәр татар авыллары бетә икән, татар теле, гореф-гадәтләре, мәдәнияте дә юкка чыгачак. Чөнки аларны зур шәһәрләр түгел, ә менә шундый ерактагы авылларда яшәүчеләр саклый. Бу хәлдә халыкның бер өлеше башка җирләргә, рус авылларына, шәһәрләргә күченеп китәргә мөмкин. Катнаш никахлар булуы да бар. Мин менә шуннан куркам. Аллаһы Тәгалә безгә бу сынауны ни өчендер биргән. Бәлки, ул халыкны берләштерер, кузгатыр өчен кирәк булгандыр?

Ярдәм

Безнең халыкның исә кайгыда берләшү сәләте көчле. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче гади халыкның, эшмәкәрләрнең ярдәм кулы сузуларына Изольда ханым да, Ярамир да кат-кат басым ясады. Марат Юнысов әйтүенчә, әлегә дәүләт янгыннан зыян күргән һәр кешегә 10ар мең сум акча биргән.

– Пособие алырга 600 кеше гариза язды. Ләкин бу әлегә тулы исемлек түгел, чөнки кемдер вахта ысулы белән читкә китеп эшли. Исемлек тулылана. Хөкүмәт тарафыннан тагын башка ярдәм булырмы-юкмы, булган очракта, күпме булыр, анысы ачыклана, – диде ул.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Бөтендөнья татар конгрессы да, янгында зыян күрүчеләргә матди ярдәм җыю өчен, махсус счет ачты. Моннан тыш, штабка алып килгән азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-ярагы, өй җиһазлары һәм башка әйберләр төялгән гуманитар ярдәм белән 20 тонналы фура Йолдыз авылына кузгалды.

– Әлеге вакытта без ачкан махсус счетка 2 млн сумнан артык акча җыелды. Ярдәм җыю дәвам итә, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев. – Башка оешмалар, төбәкләр дә ярдәмгә кушылды, счетлар ачылды. Шуны әйтәсем килә: хәзергә көндәлек кием-салым күп җыелды, әлегә җитә. Ә менә төзелеш материалларына, хуҗалыкта кирәкле коралларга, эшләр өчен махсус киемнәргә, электрогенераторларга, савыт-сабага, урын-җиргә ихтыяҗ бар. Моңа кадәр без һәрвакыт берләшә, ярдәмләшә алдык. Киләчәктә тә авыр хәлдә калган милләттәшләребезгә булдыра алганча булыша алсак иде.

Ярдәм итәргә теләге булганнар акчаны әлеге реквизитлар буенча күчерә ала:

Банковские реквизиты: Отделение «Банк Татарстан» № 8610 ПАО Сбербанк г. Казань

р/с 40703810162020100015

БИК 049205603

к/с 30101810600000000603

Назначение платежа:

Внимание! Обязательно для заполнения

«Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от стихийного бедствия жителям с. Юлдус (Шадринский МО Курганской области). Без налога (НДС)»

Зөһрә Садыйкова

Тэглар Зөһрә Садыйковапопуляр
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Төркия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Эрдоганның Президент сайлауларының икенче турында җиңүе турында игълан итте

22:29

Менделеевск районында махсус хәрби операциядә катнашучылар белән өстәмә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

16:34

Укучы яшьтәш кызының корсагына мылтыктан аткан

15:22

Әбүзәр Гәләлиев: Чикне саклау – зур эш

14:16

Татарстанда июнь аенда «Татарстанда яшәүче» карталарын чыгару башлана

13:55

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

12:57

Укытучы икенче сыйныф укучысын үз-үзен үтерүгә кадәр җиткерүдә шикләнелә

11:41

Җиде коралланган җинаятьче качкан

10:37

Танылган астролог җәй көне булачак мөһим вакыйгалар турында сөйләде

09:15

Татарстанның дүрт муниципаль районында һәм Чаллы шәһәрендә тавыш бирү участоклары ачылды

08:30

Алексей Песошин сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады

07:00

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Каравон бәйрәме уңаеннан котлады

06:10
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Биш бала әтисе Рәшит Зиннәтуллин ни өчен ташландыкка әйләнгән?

25.05.2023

Көлгә әйләнгән Йолдыз авылы халкы: «Мондый хәсрәт күргән юк иде – сәгать ярым эчендә авыл юкка чыкты»

11.05.2023

Ярдәм кирәк: «Курган өлкәсендә татар авылы янды! Кешеләр бернәрсәсез калды!»

08.05.2023

«Башына җиттегез баланың. Кактың син аны Халисә, ашарына да бирми кактың!»

05.05.2023

Түзмәскә кирәк, балам. «Намаз укый идем, шул вакытта китереп сукты»

03.05.2023

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 26 Май 2023 - 10:32 АнонимЭлфизэ, молодец!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 10:27 АнонимСамира молодец.«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 10:16 ИлназСамира Опа жинечек тавыш бирегез онын өчен!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 08:48 ГельсиняСамира самая лучшая! Молодец Самира!«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)
  • 26 Май 2023 - 08:13 АнонимЭлфизэ молодец унышлар сина«Безгә килеп күрегез!»: тавыш бирү этабы башлана (өченче бишлек)

СОРАШТЫРУ

Сездә ташу киттеме?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!