Татарстан башкаласында чираттагы дөньякүләм чара – II Халыкара төзелеш чемпионаты узачак

5–8 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласында чираттагы дөньякүләм чара – II Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. Быелгы чемпионатның төп үзенчәлеге – «Студентлар лигасы» турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Әле икенче генә мәртәбә уздырыла торган чарага дөньяның 27 иленнән катнашучылар килер дип көтелә. Сәнәгать төзелеше өлкәсендә көч куючылар, яшь белгеч-студентлар «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә очрашып, үзара көч сынашачак, эшлекле программада катнашачак.

– Әлеге чарада төрле илләрдән 200ләп волонтер катнашачак. Шуларның 50се ­– Татарстан егет-кызлары. Күпчелеге – республика студентлар отрядлары вәкилләре, – дип сөйләде Республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев.

Россия төзүчеләр берлегенең Яшьләр сәясәте һәм студентлар төзелеш отрядлары комитеты рәисе Геннадий Громяцкий сүзләренә караганда, быелгы чемпионат кысасында «Студентлар лигасы» узачак.

– Ул үзе өч юнәлештән гыйбарәт. Беренчесе – ярышлар. Алар барлыгы 16 номинация буенча узып, 200ләп катнашучыны берләштерәчәк. Әлеге ярышларда Россия, Белоруссия, Кыргызстан һәм Таҗикстан студентлары көч сынашачак. Икенче юнәлеш – волонтерлар. Чемпионатта дөньяның 10 иленнән һәм Россиянең 48 төбәгеннән барлыгы 200ләп волонтер катнашачак. Алар шулай ук халыкара конкурс нәтиҗәләре буенча сайланды. Соңгы юнәлеш – эшлекле программа. Безгә бүгенге студентларны борчыган проблемаларны ачыкларга кирәк. Шуңа да без чемпионат кысасында алар турында уртага салып сөйләшәчәкбез. Әлеге программада студентлар үзләре, шулай ук төрле экспертлар һәм кызыклы шәхесләр катнашачак, – диде Геннадий Громяцкий.

 

Халыкара төзелеш чемпионаты – фактларда:

– Төзелеш чемпионатының төп максаты – сәнәгать төзелеше өлкәсендә Россиянең башка илләр белән мөнәсәбәтләрен ныгыту, көндәшлеккә сәләтен арттыру.

– Тәүге тапкыр әлеге чара узган елның апрелендә Сочи шәһәрендә узды.

– Беренче чемпионатта 500ләп кеше катнашты.

– Быелгы ярышларда катнашучылар 20 номинациядә көч сынашачак. Алар өч юнәлештә – сәнәгать төзелеше, сәнәгать объектларын проектлау һәм төзелеш проекты белән идарә итү буенча уздырылачак.

 

САН

Казанда узачак чемпионатның гомуми приз фонды – 44,1 миллион сум. Шуның 11,7 миллионы «Студентлар лигасы» өчен тотылачак.


Фикер өстәү