Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын расладылар

Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын расладылар. Бу хакта яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, дүртенче составка барлыгы 21 кеше кергән.

– Яшьләр хөкүмәте – республиканың Министрлар Кабинеты каршындагы иҗтимагый оешма. Татарстанның Яшьләр хөкүмәте әгъзалары яшьләр белән очрашулар уздыра, аларга дәүләт программалары һәм ярдәм чаралары турында сөйли, актуаль проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Яңа составка гаризаларны без 27 июньдә кабул итә башладык. Шушы вакыт эчендә Яшьләр хөкүмәтенә кушылырга 179 кеше теләк белдерде. Шуларның 79ы – кызлар, калганы – егетләр, – дип сөйләде Алла Кондратьева.
Гариза бирүчеләрнең уртача яше 23 булса, финалга чыгучыларныкы – 25. Җиңүчеләрне ачыклап тавыш бирүдә барлыгы 10,5 меңләп кеше катнашкан.


Фикер өстәү