Меңе белән кайтсын! Илназ Мәхмүтовка ярдәм йөзеннән оештырылган концерт хакында

Газетабыз оештырган хәйрия чарасының чираттагысы Балтач районының Иске Салавыч авылы мәдәният йортында үтте. Юл һәлакәтенә очрап, арка миенә зыян килгән, күп операцияләр кичереп, кабат тормышка кайту, аякка басу өчен үҗәтләнеп көрәшүче авылдашым Илназ Мәхмүтовка ярдәм йөзеннән оештырылган иде ул. Моннан өч ел элек, тугызынчы сыйныфны тәмамлаган елның августында авариягә очраган Илназ турында без инде өч тапкыр яздык.

– Интернетта Илназ турындагы язманы укыганнар да, газетабызның якын дуслары Алсу һәм Азат Фазлыевлар аңа ярдәм йөзеннән хәйрия концерты үткәрергә теләп шалтыратты. Инде берничә ел Азат белән Алсу үзләренең концерт сезоннарын менә шушындый игелекле чара белән башлый. Газетабызның «Кайсыгызның кулы җылы?» рубрикасында дөнья күргән язмаларның геройларына беренче генә булышулары түгел, – ди әлеге игелекле чараның сәбәпчесе, каләмдәшем Гөлгенә  Шиһапова. Сүз уңаеннан, Гөлгенәбез инде мондый күптөрле чаралар оештырып, күпләргә ярдәм кулы сузарга өлгергән кеше. Изге гамәлләрендә гаиләсенең һәрчак теләктәш булуы да аңа көч бирәдер. Балтачтагы чарага да гаиләләре белән кайтканнар иде. Аның мәрхәмәтлелек, башкалар язмышына битараф калмау хисләре белән тулы, уйсызларны да уйландыра торган чыгышын зал тын да алмый тыңлады.

Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнеп инвалид калган Илназ турында: «Ул чакларны искә төшерсәм дә, йөрәк елый…»

Сүз дә юк, бу тынгысыз чорда концертка килүче булырмы икән дип шактый борчылдык. Урынсызга булып чыкты, шыгрым тулы булмаса да (чара шимбә көнне үткән булса, яшьләр күбрәк булыр иде), кеше шактый күп килгән иде.

– Без дә кичектерергә, күчерергә уйлаган идек, әмма иртәгә ни буласын беребез дә белми, Илназның дәвалануы да дөньялар үзгәргәнне көтеп тора алмый бит дип, тәвәккәлләргә булдык, – диде Азат.

Азат бу көнне моңлы тавышы белән генә түгел, гамьле сүзләре белән дә залдагылар күңелен яулагандыр. Кирәклесен генә, тамашачы күңеленә якынын, зарыктырмый гына сөйләде дә, җырлады да җырлады Азат. Шулай ук алып баручы Илназ Миңнехановның матур юморын, яшәеш турындагы лирик шигырьләрен тыңлап кинәндек.

Күңел болай да мөлдерәмә булган яңгырлы көзге кичтә бу чара тормыш кадере турында төрле яклап уйландырды. Тормыш булгач, төрле хәлләр була: югалтулар да, аерылышулар да, сынаулар да. Аларга алмашка шатлыклы көннәр киләчәк, яхшыга өметләник – һәр чыгыш менә шушындый чиратлашкан  хисләр белән тулы иде.

  • Улыбыз авариягә очраганнан бирле шушы җирлектәге авылларда яшәүчеләр безгә бик күп ярдәм күрсәтте. Район башлыгы Рамил абый Нотфуллин, хуҗалык җитәкчесе Айнур, авыл җирлеге башлыгы Рәсимгә дә без бик рәхмәтле. Шушы кадәр кешеләр ярдәме белән (әле язмалар газетада басылып чыкканнан соң чит районнарда яшәүче бер белмәгән кешеләр дә ярдәм итте), тернәкләндерү үзәкләренә йөреп, урында гына ятып торучы улыбыз утыра, аннан басып тора башлады, хәзер инде йөреп китү өчен тырыша. Алга китеш бик зур. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Бүген Кырымда тернәкләндерү үзәгендә булган Илназыбызга бу акча курсларын дәвам итү өчен бик кирәк иде, бу концерт бик вакытлы булды, – диде Илназның әтисе Илдар, күз яшьләрен чак-чак тыеп.

Тамаша ахырында сәхнәгә күтәрелгән авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов та чыгышын авылдашларына рәхмәт сүзләре белән башлады. «Бу көннәрдә шактый игелекле гамәлләр кылдыгыз. Илназга даими ярдәм итүегез өчен дә, мобилизацияләнеп киткән якташларга ярдәм күрсәтүегез өчен дә зур рәхмәт. Санаулы көн эчендә 300 мең сум акча җыйналды, ярдәмебез ияләренә барып иреште. Бу хәйрия концертын оештыруда башлап йөргән, хезмәтләре кергән һәммәгезгә зур рәхмәт! Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын!» – диде ул.

– Бу авыллар халкының бердәмлегенә, ярдәмчеллегенә  сокландым, – дигән иде Гөлгенә үзенең чыгышында. – Без инде Илназга гел ярдәм итеп торабыз димәгәнсез, үзегезнең бөтен проблема-борчуларыгызны онытып, шушы концертка килгәнсез…

Ә мин исә авылдашларымның концерт азагында, аягүрә басып, шушы чараны оештыручыларны озаклап алкышлавына сокландым. Һәм горурландым. Беркем дә чыгып китәргә ашыкмады. Алып баручы егет, ярымшаярып: «Концерт бетте. Инде кайтсагыз да була!» – дигәннән соң гына таралыша башлады…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү