Күпме түзәргә була? «Рубин» рәттән икенче мәртәбә оттырды

«Рубин» рәттән икенче мәртәбә оттырды. Казан командасы үз кырында «Арсенал»га җиңелгәч, тамашачының да сабыры төкәнде. Алар баш тренерның китүен таләп итә.

Узган сезонда премьер-лигадан төшеп калган ике команда әлеге очрашу алдыннан беренче лиганың турнир таблицасында янәшә урнашты. Икесенең дә 19ар очкосы бар. Кыскасы, бу уенда җиңүнең кыйммәте бермә-бер артты. Әмма «Рубин»ның яңа капкачысы Александр Беленов әле беренче таймда ук ике туп керттерде. «Күпме түзәргә була? Туйдырдыгыз сез!» – бу «Ак барс Арена» стадионына җыелган халык кычкырган сүзләрнең иң йомшак тәрҗемәсе. Чынлыкта нинди сүзләр әйткәннәрен чамалавы кыен түгел. Аннары халык: «Лёнаны клубтан куыгыз!» – дип кычкыра башлады. Бу сүзләрне баш тренер Леонид Слуцкий да ишетте, әлбәттә. «Алар хаклы һәм мондый мөнәсәбәт белдерергә хокуклары бар. Нәрсә әйтәсең инде?» – диде ул матчтан соң. Икенче тайм уртасында аның командасы бер туп кертте, әмма шуннан артыгын булдыра алмадылар. «Һаман шул сүз инде: бер-берсенә охшамаган ике тайм уйнадык. Беренчесе турында әйтеп тә торасы түгел. Икенчесендә туп кертү мөмкинлеге күп иде, өстенлек безнең якта булды. Әмма бер генә туп кертә алдык», – диде Леонид Слуцкий.

Команданың төп уенчыларыннан берсе булган Илья Самошниковка да тигән тамашачы кычкырган сүзләр. «Фанатлар авыр вакытта да безгә ярдәм итәргә тиеш. Ә алар безгә, тренерга шундый сүзләр кычкырып утыра икән, мин моңа тискәре мөнәсәбәттә. Андый кешеләр белән сөйләшәсем дә килми хәтта», – диде ул. Моннан бер ай элек Мәскәүгә китеп, «Динамо» белән килешү төзи алмыйча кире кайткан яшь уенчыга мондый сүзләр белән шаярмаса, яхшырак була, әлбәттә. Хәзерге шартларда бигрәк тә. Футболчылар хезмәт хакы гына түгел, шомлы көннәрдә халыкның күңелен күрер өчен дә туп типсә, ике як өчен дә файдалырак булачак. Алайса, бердәнбер көнне беренче лигадагы иң бай команданың уенын карарга стадионга бөтенләй беркем дә килмәскә мөмкин.

Киләсе матчта «Рубин» Россия Кубогы кысасында Ульянда җирле «Волга»га каршы уйный. Ә аннары Ерак Көнчыгышка юл тота. Безнекеләргә яхшы таныш Роман Шаронов җитәкчелегендәге «СКА-Хабаровск» командасының инде 9 матч дәвамында оттырганы юк.


Фикер өстәү