Эшмәкәр Фахертдиновлар: “Эшләгән акчаның сәдакасы булырга тиеш”

Кукмара районының Вахит авылында гомер итүче Минзилә һәм Мәксүт Фахертдиновлар бар авылдашларын җыеп, ифтар ашы уздырган. Бу гаилә тирә-якта уңган-булганлыгы белән дан тота. Бар маллары хәләл көчләре белзн табылган аларның. Иртә таңнан кичкә кадәр хезмәттә. Ире белән улы ягулык салу станцияләре тотса, Минзилә апа кафе хуҗасы. Өч баласын да хезмәт сөяргә өйрәтеп үстергән алар. Кияү-киленнәре дә үзләренә ошап килгән. Интернеты булганнар аларның социаль челтәрләрдәге битләрен карап барын күреп, белеп тора. Кичә бу гаилә 150 кешене җыеп зур бәйрәм ясады.

– Кеше саны мөһим түгел, кабул булуы кирәк, — ди уллары Марс. Хатыны Айсылу белән алар әти-әнисенә терәк булып яши. Ифтар мәҗлесенә булышырга дип Мәскәүдә яшәүче кызлары Миләүшә, Казандагысы Марсилә дә кайткан.

– Гаиләбез белән бизнеста булгач, без һәрвакыт иганәчелек кылырга тырышабыз. Авыл зиратын, мәчетен төзекләндерүгә дә өлеш керттек. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Авыз ачтыру– зур савап икәнен беләбез. Ураза тоткан кешене ашатудан яхшы гамәл юктыр. Башта без ашны өйдә уздыра идек, кафе ачылгач, кешеләрне шунда җыя башладык. Җомгага йөргән барлык ир-атларны чакырдык, – ди Минзилә апа. – Мин гел кабатлап әйтәм, бу гамәлебез кеше күрсен эшләү түгел. Мактанмыйм да. Кешеләрне сөендереп яшәүдән дә рәхәт хис юк. Аларның рәхмәте белән, безгә исән-сау эшләргә насыйп булсын. Шул гына теләк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү