6 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Тынычлык һәм үсеш хакына халыкара спорт көне

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы 2013 елның 13 августында гамәлгә куя. Бу көнне 1896 елда Афинада (Греция) беренче Олимпия уеннары ачыла. 14 илдән 240 спортчы катнаша. Ир-атлар гына катнашкан ярышлар спортның 43 төре буенча үткәрелә. Иң зур делегацияләр Грециядән, Германиядән, Франциядән һәм Анлиядән килә. Акча булмау сәбәпле, Россия бу ярышта катнашмый.

Беренче Олимпия уеннарында Олимпия уты да, алтын медальләр дә булмый. Җиңүчеләрне көмеш медаль, зәйтүн ботагы, диплом белән бүләклиләр.

 

93 ел элек (1930) СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Ленин ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены гамәлгә куела

Ленин ордены – СССРның иң югары хөкүмәт бүләге. Беренче Ленин ордены белән – «Комсомольская правда» газетасы, соңгысы белән Новосибирск өлкәсендәге кирпеч заводы директоры Яков Муль бүләкләнә. Барлыгы 400 меңнән артык орден тапшырыла.

Кызыл Йолдыз ордены белән төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән хәрбиләр, СССР дәүләт куркынычсызлыгы органнары хезмәткәрләре  бүләкләнә. Бу орденның беренче кавалеры – Василий Блюхер, соңгысы – мичман В.Разумович. Барлыгы 3 млн 876 мең 742  Кызыл Йолдыз ордены тапшырыла.

 

171 ел элек (1852) Казанда беренче даими труппа белән яңа  театр ачыла

Моңа кадәр 1851 елның гыйнварыннан биредә Россиядә гастрольләрдә йөргән Италия труппасы эшли. 1857 елга кадәр театр белән «акционер компания» идарә итә.

 

61 ел элек (1962) Казанда беренче тапкыр яктылык партитурасы белән Александр Скрябинның «Прометей» симфоник поэмасы яңгырый

Анда композитор кеше ихтыярының тантана итү идеясен белдерергә тырышып карый. Проектны техник яктан тулыландыру «Прометей» махсус конструктор бюросы (КАИ) җитәкчесе Булат Галиевка тапшырыла. «Ут поэмалары» («Прометей») премьерасы яктылык музыкасын өйрәнүчеләрнең беренче зур проекты була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү