Газетага язылу

Татарстанда үсмер улына мопедта йөрергә рөхсәт иткән атаны хөкем итәчәкләр

Татарстанның Кайбыч районында яшәүче ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде.

Тикшерү фаразы буенча, ир‑ат 13 яшьлек улына мопед сатып алган һәм, аның транспорт белән идарә итү хокукы булмаган килеш йөрергә рөхсәт иткән.

2025 елның җәендә үсмер торак пунктларның берсендә мопедта йөрергә чыккан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм берьюлы ике автомобиль (шуларның берсе - «КАМАЗ») белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, авыр тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Татарстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

«Балигъ булмаган баланы аның тормышына куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү» маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре