«Минем субсидияләр» системасы буенча 50 мең кеше акча алган

Татарстанда кыр эшләре тәмам

Эше тәмам, уңыш көтәләр. Татарстанда 1,8 млн гектар сабан җире чәчелде. Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кыр эшләренә нәтиҗә ясады.

Министр әйтүенчә, 1,575 млн га мәйданда зарарсызландыру чаралары үткәрелгән (шуларның 795 мең га – чүп үләннәренә, 268 мең га – төрле авыруларга, 162 мең га – корткычларга каршы).

Кыр эшләре белән бер рәттән терлек азыгы әзерләү дә бара. Быел 3,2 млн тонна сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 350 мең тонна печән әзерләргә кирәк. Бу эштә Әлки, Яшел Үзән, Саба, Түбән Кама, Зәй, Актаныш, Нурлат, Алексеевск районнары активлашкан инде. Агрофирмалар да кушыла.

Тармак башлыгы фермерлык юнәлеше үсеш алуын әйтте. Теләче, Әгерҗе, Кукмара, Саба, Яңа Чишмә, Мамадыш, Биектау районнарында баш саны арткан. Ә менә Аксубай, Зәй, Лаеш, Мөслим, Ютазы, Лениногорск районнарында мөгезле эре терлек саны кими икән.

Сүз уңаеннан, 2019–2021 еллар аралыгында хуҗалыкларның кече формаларына матди ярдәм күрсәтү өчен 3,1 млрд сум күләмдә акча бүлеп бирелгән.  Грант программаларында соңгы өч елда Кукмара, Саба, Тукай районнарында эшләүче фермер һәм кооперативлар аеруча актив.

Марат Җәббаров «Минем субсидияләр» системасы турында да искә төшерде. Әлеге система аша инде икенче ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) субсидияләр бирелә. Май башында аның буенча 50 мең кеше акча алган.

Чыгышын йомгаклап, Марат Җәббаров күңелле яңалык та җиткерде. Кукмара районы хезмәтчәннәре республика тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 400 тонна  сөт савып алуга ирешкәннәр.

 


Фикер өстәү