20 декабрь. Шәхесләр

Татар театрының беренче һөнәри рәссамы Павел Петрович Беньков 1879 елның 8 (20) декабрендә Казанда тимер юлчы гаиләсендә туа. Казанда 4 сыйныфлы шәһәр укуханәсен, Казан сынлы сәнгать мәктәбен, Петербургта сәнгать академиясен тәмамлый. Парижда, Италиядә, Испаниядә осталыгын арттыра.

Казанда 1909-1929 елларда яши һәм иҗат итә. 1913-1917 елларда Казан опера театрында спектакльләр өчен декорацияләр эшли. «Аида» операсына ясаган декорация эскизыннан кала, башка хезмәтләре сакланмаган. Алар 1918 елда опера театрында чыккан янгында янып бетәләр. Опера театрында эшләгән вакытта, «Сәйяр» труппасы спектакльләре өчен дә декорацияләр ясый. 1922 елдан Татар дәүләт театрында эшли. Ул тамашачыларны искиткеч декорацияләре белән шаккатыра.

Татар матбугатында «Сул фронт» эшлеклеләренең спектакльләрне конструктивизм, футуризм һәм кубизм ысуллары белән бизәргә, экспрессия өстәргә өндәгән мәкаләләре күренә башлый. 1923 елда Инкыйлаби Россия рәссамнары ассоциациясенең Татарстан бүлегенә әгъза булып керсә дә, сынлы сәнгатьтә реализм тарафдары булган  Беньков әлеге таләпләрне кабул итә алмый. Театр рәссамы эшен ташлап, тулысынча сынлы сәнгать белән генә шөгыльләнергә карар кыла. 1930 елдан Сәмәркандта яши, сәнгать мәктәбендә укыта һәм иҗат белән шөгыльләнә.

 

Күренекле педагог һәм мәшһүр тел белгече Шиһап Алим улы Рамазанов 1887 елның 20 декабрендә Сарытау губернасының Иске Карлыган авылында туа. Кече яшьтән үк сәләтле малай ун яшендә мәктәптә укыта башлый. Сөргендә дә (1912) яшь егет яраткан укытучылык эшеннән аерылмый. Октябрь инкыйлабы булгач, ул Сарытау өлкәсенең төрле районнарында укытучы, мәктәп инспекторы, инструктор, балалар йорты мөдире һ.б. вазыйфаларны башкара. Аның тырышлыгы белән  Сарытау татар педагогия техникумы оеша. 1928 елда аңа «Халык укытучысы» дигән мактаулы исем бирәләр. Казан педагогия институтында аспирантураны бетергәч (1932),  яшь галимне шул ук институтта татар теле кафедрасында эшкә калдыралар. Шиһап Рамазанов, педагогик эшчәнлегеннән тыш, мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләре, укыту программалары һәм методик кулланмалар төзү өлкәсенә зур өлеш кертә.

 

Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Алмаз Әсхәт улы Ахунҗанов  1934 елның 20 декабрендә Саба районының Кече Шыңар авылында туа.

1961 елда Казан медицина институтын тәмамлый. Кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң КГМИ балалар хирургиясе кафедрасында ассистент, аннары доцент булып эшли. 1994 елда Алмаз Ахунҗанов докторлык диссертациясен яклый һәм кафедра профессоры була, ә 1996 елда КДМУның дипломнан соң белем бирү балалар хирургиясе һәм урологиясе мөстәкыйль курсын оештыра һәм җитәкли. 2000-2008 елларда КДМУның балалар хирургиясе кафедрасы мөдире вазыйфасын башкара. 2008 елдан —  кафедра профессоры. Бөтен Россия буенча танылган Казан балалар уролог-андрологлары мәктәбенә нигез салучы. Балаларның сидек системасының тумыштан килгән обструкциясен диагностикалау һәм хирургик дәвалауның уннан артык ысулын, утызга якын медицина инструментын, шул исәптән уродинамик тикшеренүләр үткәрү өчен 13 аппарат уйлап таба.

2013 елда Алмаз Ахунҗанов республиканың медицина тармагының иң абруйлы өлкәннәренә бирелә торган «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясендә «Ел табибы – Ак чәчәкләр» премиясе лауреаты була.

 


Фикер өстәү