20 декабрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

РФ Иминлек органнары хезмәткәрләре көне

1995 елның 20 декабрендә Россия Президенты указы белән гамәлгә керә. Моңа кадәр бәйрәм рәсми булмаган рәвештә «Чекист көне» дип билгеләп үтелә.

Датасы 1917 елның 20 декабрендә оештырылган Халык комиссарлары Советы карары белән контрреволюция һәм саботажга каршы көрәш буенча Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясенә бәйле. Оешманың максаты – контрреволюция һәм саботажга каршы көрәш. Аның беренче рәисе итеп поляк дворяны һәм революционер Феликс Дзержинский билгеләнә.

 Халыкара кешеләр теләктәшлеге көне

2005 елда БМО ның Генераль Ассамблеясе карары белән билгеләнгән истәлекле дата. Дата очраклы сайланмаган: бу көнне 2002 елда БМО үсеше программасының максатчан фонды – Бөтендөнья теләктәшлек фонды төзелә.

Яңа ел

1699 елда Петр I Яңа елны каршылау көнен 1 гыйнварга күчерә. XV гасырга кадәр русларда мәҗүси карашлар белән бәйле Яңа елны яз көне каршылау гадәте була. Алар яңа елның башлануын яз көне табигать уяну белән чагыштырган. Бары 1495 елда гына Яңа елны мәҗбүри 1 сентябрьдә каршылау таләбе куела. Россия императоры Петр I 1699 елда 1700 елдан башлап дәүләттә елларның Европа системасы буенча саный башланачагы турында карар чыгара. Шул вакыттан бирле Россиядә Яңа ел көне 1 гыйнварда бәйрәм ителә.

Казан музыка училищесы

1905 елның 20 декабрендә Император Рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге композитор, пианист һәм дирижер, Николай Римский-Корсаковның укучысы Рудольф Гуммертның шәхси музыка мәктәбен сатып ала. Ул 1891 елда ачыла. Соңрак аны Казан музыка училищесына үзгәртәләр. Анда Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Галия Кайбицкая кебек татар мәдәниятенең күп кенә танылган эшлеклеләре укый.

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү