19 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара җәяү йөрү көне

Интернетта аны бәйрәм итүнең ике датасы күрсәтелә – 15 яки 19 июнь. Икенчесе  аеруча киң таралган.

Соңгы елларда спорт белән мавыгу һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылу популярлаша бара. Парк яки урман буйлап җәяү йөрү, табигатькә чыгу – стресс  белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулларының берсе. Бу гади ысулның мөһимлеген һәм мөмкинлеген ассызыклау теләге инициаторларны, активистларны ел саен Бөтендөнья җәяү йөрү көнен билгеләп үтәргә этәрә.

 Бөтендөнья балалар футболы көне

19 июньдә Бөтендөнья балалар футболы көне билгеләп үтелә (World Children’s Football Day). Бу бәйрәм 2001 елда ФИФА (Халыкара футбол федерациясе) һәм БМО балалар фонды арасында килешү нәтиҗәсендә дөньяга килә.

Традицион рәвештә бу көнне дөньяның төрле почмакларында футбол буенча ярышлар һәм чемпионатлар уздырыла. Балаларның футбол командалары профессиональ яктан өлкән уенчылардан бер дә ким түгел! Ә аларның матчлары шулай ук мавыктыргыч һәм кызык.

Болытларны күзәтү көне

19 июньдә, планетада болытларны күзәтү көне билгеләп үтелә. Дата очраклы сайланмаган. 2015 елда Бөекбританиядә «Болытларны яратучылар җәмгыяте» әгъзалары болытның «асперитас» исемен алган яңа төрен ачалар. Ачылыш Бөтендөнья метеорология оешмасы ягыннан таныла, ә энтузиастларның фәнгә керткән өлешен билгеләп үтәр өчен яңа бәйрәм гамәлгә кертелә.

 Белем кирәк

1920 елның 19 июнендә Мәгърифәт комиссариатында гыйлемсезлекне бетерү буенча Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе оештырыла. Шул вакыттан бирле сигездән илле яшькә кадәр яза яки укый белмәгән гражданнар белемгә өйрәнергә тиеш була. Белем бирү телен һәркем мөстәкыйль рәвештә сайларга хокуклы була.

Бөтендөнья татар конгрессы

1992 елның 19 июнендә беренче Бөтендөнья татар конгрессы уза, аның нәтиҗәләре буенча конгрессның башкарма комитеты барлыкка килә, ә 31 июльдә иҗтимагый хәрәкәт теркәлә. Башкарма комитетның беренче рәисе һәм бюро рәисе итеп ТР ФА академигы, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров сайлана.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү