Тракторчы кыз Гөлия Хафизова: «Менеп утырып кабызуга, минеке икәнен аңладым»

Кечкенә генә, төш кенә! Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укучы Гөлия Хафизова турында укытучылары әнә шулай диде.

– Авылым Иске Мәңгәрне бик яратам. Әнә шуңа да шәһәргә китмәдем, – дип каршы алды безне 17 яшьлек кыз. – Тугызынчы сыйныфны тәмамладым да техникумга укырга кердем. Казанга да барып карадым. Әмма шәһәр ыгы-зыгысы ошап бетмәде. Әтием – фермер. Күп итеп маллар тотабыз,16 баш сыерыбыз гына бар. Әле алар янында иткә дигән үгезләр,  бозаулар да җитәрлек.  Шуңа күрә кечкенәдән кул арасына кердем. Әби-бабай тәрбиясе инде бу. Алар да – хезмәттә. Бабам – умартачы. Кулы алтын. Бөтен эш коралын үзе ясый, үзе төзәтә. Әбием газ плитәсе тирәсендә кайнаша, пешекчелеккә укысам да, әле миңа ул эшне тапшырасы килми. Кортын, эремчеген дә үзе ясый, әтием шәһәргә алып барып сата.

Гөлия 15 яшендә сыер сава башлаган. Әни бер тапкыр гына күрсәтте, мин дә кабатлап сорамадым, дип искә ала хәзер ул хәлләрне.

– 16 сыерны  савар өчен 2 сәгать вакыт кирәк. Бер сыердан уртача 10 литр сөт алабыз. Аппарат белән саусак та, ахырдан һәрберсен кул белән дә савып чыгабыз. Җилемдә сөте калмасын өчен шулай эшлибез. Әгәр кала икән, мастит була. Маллар тәрбия һәм кадер күрсә генә авырмый.

Гөлиянең ни өчен трактор йөртергә укыганын да сораштык. Баксаң, әтисенә ярдәм итәргә дип рульгә утырган икән:

–  Пешекчегә укысам да, безнең техникумда өстәмә һөнәр алып чыгарга була. Фаил абый янына бардым да трактор йөртергә укыйсы килүемне әйттем. Укыттылар. Өйдә тракторлар күп. Менеп утырып кабызуга, минеке икәнен аңладым. Рәхәт трактор йөртүе. Үзе биек, үзе җайлы. Менә хәзер машина йөртергә дә укый башладым.

Яшелчә бакчалары да зур Хафизовларның. Бөтен эшкә дә җитешергә тырышабыз, ди алар. Бакча күбрәк Гөлиянең әнисе Гөлнур өстендә. Буш вакыты булганда, кыз әнисенә дә булышырга җитешә.

– Балаларга хезмәт тәрбиясе җитми. Күпме күзәткәннән соң шундый фикергә килдем. Безнең гаиләдә бу дөрес оештырылган. Эшли дә, ял итә дә беләбез. Әле менә авыл Сабан туен гөрләттек. Бездә «Кем тизрәк басмага йөгереп керә» дигән уен бар. Шунда әби белән икәү җиңдек. Әле кешегә кызык булсын дип йөгереп тә киләбез, суга да сикерәбез. Бөтен яме шунда инде аның. Быел мин – беренче, әби – икенче, энем дүртенче килде.

Гөлиянең заман яшьләреннән тагын бер аерылып торган ягы бар. Ул социаль челтәрләрдә теркәлмәгән. Телефон тотып ятуның эш калдырганын белә ул.

–  Әтием көчле булырга, бирешмәскә өйрәтте. Гел беренче урыннар яулавым – аның үрнәгендә. Әбием дә бик тере. Күпләр мине аңа охшатып, Мәгъфира кызы, ди. Әниемнән сабырлыкка өйрәнәм. Безнең гаиләдә аңлашу бар. Кызып китсәң, утны сүндерүче су да бар, күккә дә чөяләр, җирдән дә аерылмыйбыз, бик тату яшибез, – ди Гөлия. – Безнең кебек үкенмәслек итеп яшисегез килә икән, эштән курыкмагыз!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү