28 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья диңгез көне

Бөтендөнья диңгез көне  — Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасында халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн 1978 елдан Хөкүмәтара диңгез консультатив оешмасы Ассамблеясенең карары белән билгеләп үтелә. Бөтендөнья диңгез көненең максаты — халыкара җәмәгатьчелек игътибарын диңгез һәм океаннарда балык тоту, сулыкларны пычрату һәм глобаль җылыну, шулай ук киләчәк буыннар өчен диңгезләрнең биологик, табигый һәм ял итү ресурсларын саклауның актуаль проблемаларына җәлеп итү.

28 сентябрьдә Халыкара гомуми мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге   көне билгеләп үтелә. 2015 елда ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган истәлекле дата. БМО Генераль Ассамблеясы 2019 елда бу датаны үзенең халыкара көннәре исемлегенә кертә.

Атом сәнәгате хезмәткәрләре көне

Атом сәнәгате хезмәткәрләре көне РФ Президентының Указы белән Россиядә ел саен 28 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм өчен дата очраклы сайланмаган. Нәкъ 1942 елның 28 сентябрендә СССР Дәүләт оборона комитеты «Уран буенча эшләрне оештыру турында»гы боерык чыгара һәм Фәннәр академиясе каршында атом төшенең махсус лабораториясен булдыруны хуплый. Шулай итеп, бу дата Россия атом энергетикасының туган көне дип санала.

Казан урынбасарлыгы

242 ел элек, 1781 елның 28 сентябрендә, Казан урынбасарлыгын  (наместничество) оештыру турындагы указ чыгарыла, ул 13 өяздән тора: Арча, Казан, Козьмодемьян, Лаеш, Мамадыш, Зөя, Спас, Тәтеш, Царевококшай, Чүл, Чабаксар, Чистай, Ядрино. Казан урынбасарлыгы 1781 елның 15 декабрендә ачыла башлый. Бу Екатерина II Бөек губерна реформасының нәтиҗәсе була. Яңа закон буенча, губерналар халык саны һәм салым түләргә сәләтле халык нигезендә бүленә. Казан наместниклыгы озак яшәмәгән: 1796 елның 31 декабрендә Павел I реформасы барышында аны Казан губернасы буларак үзгәртәләр.

Хрущев «җепшеклеге»

70 ел элек (1953) КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре булып Никита Сергеевич Хрущев сайлана. «Хрущев чоры» 11 ел дәвам итә. Аның исеме белән бәйле «җепшеклек» Сталин үлгәннән соң башлана. Бу еллар космосны яулау, актив төстә торак төзү, шуның белән бергә авыл хуҗалыгы һәм тышкы сәясәттәге уңышсызлыклар белән бәяләнә.

1964 елның октябрь аенда КПСС Үзәк Комитетының Октябрь пленумында Хрущев, «авыру сәбәпле», барлык партия һәм дәүләт вазыйфаларыннан азат ителә. Бу вакытта ул үзе ялда була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү