Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырышның көн тәртибендә мәгариф һәм фәнни оешмалар базасында аз күләмдә кирәкле химия продукциясе җитештерүне оештыруга ярдәм итү; цифрлы технологияләр нигезендә янгынга каршы күп функцияле робототехника комплексының инновацион проекты; күбекле пыяла гранулатлары нигезендә аеруча җиңел дивар материаллары җитештерүнең инновацион технологиясе (ПСГ); «Татарстан-Скваленика» сәнәгать кластеры: биотехнология, медицина, азык химиясе һәм кеше микробиомы роле казанышлары нигезендә яңа функциональ продуктлар.

«Мәгариф һәм фәнни оешмалар базасында аз күләмдә кирәкле химия продукциясе җитештерүне оештыруга ярдәм итү» дигән беренче мәсьәлә буенча «Агентство по технологическому развитию» (Мәскәү) КАБО идарәче директоры Денис Болушевский хәбәр итте.

Цифрлы технологияләр нигезендә янгынга каршы күп функцияле робототехника комплексының инновацион проектын «ЭФЭР» янгын сүндерү робототехникасының инженерлык үзәге» ҖЧҖ (Петрозаводск) проектларга  идарә итү буенча җитәкчесе Валерий Харевский тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов бу проектны җентекләбрәк өйрәнергә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, янгыннан саклану темасы нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре, сәнәгатьнең башка юнәлешләре өчен һәрвакыт актуаль.

Күбекле пыяла гранулатлары (ПСГ) нигезендә аеруча җиңел дивар материаллары җитештерүнең инновацион технологиясе турында KTB (Мәскәү) компанияләр төркеменең Директорлар советы рәисе һәм фәнни җитәкчесе Алексей Давидюк сөйләде. Ул яңа заманча материалның төп үзенчәлекләрен тәкъдим итте, шулай ук Татарстанда җитештерү өчен чимал базасы барлыгын билгеләп үтте. «Сезнең эре төзүчеләрне кызыксындырырга телибез – чөнки Татарстанда чимал күп, — диде нотыкчы. — Күбекле пыяла гранулатлары — без мондый җитештерүне башларга теләр идек. Этаплап бу ПСГ җитештерү һәм аннан соң күбекле пыяла гранулатлары нигезендә бетоннан эшләнмәләр җитештерү. Иң якын аналогы керамзит-бетонга карата җитдирәк күрсәткечләр бар. Татарстанда җитештерү рентабельле булачак — без исәпләдек». Алексей Давидюк шулай ук Россиядә һәм Көнбатыш илләрендә яңа материал җитештерү буенча мәгълүмат китерде. Импортны алмаштыру кысаларында без бу җитештерүгә отышлы дип карыйбыз, диде нотыкчы. Ул шулай ук үзенең компаниясе Сколково резиденты дип хәбәр итә.


Фикер өстәү