Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

Хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыяте Директорлар советы утырышы узды. Гадәттәгечә, Татарстан Рәисен төрле проектлар белән кызыксындырырга тырыштылар. Нигездә, инновацион проектлар нефть-газ химиясе тармагына бәйле иде. Эретеп ябыштыру өчен яңа технологияләр, җиһазларның яшерен кимчелекләрен табу җайланмалары – кайсыларын нинди тармакта кулланырга мөмкин?

Казанның Завойский исемендәге физика-техника институтының лаборатория мөдире Вадим Семашко оптоакустик технологияләр турында сөйләде. Алар ярдәмендә җиһазлардагы яшерен кимчелекләрне табарга мөмкин икән. Контактлы лазерлы-ультратавыш дефектоскопиясе гадәти ультратавыш контроленнән 10 мәртәбә нәтиҗәлерәк. Институтта мондый приборлар булдыру базарның 15 процентын биләргә мөмкинлек бирәчәк дип саныйлар. Моннан тыш, оптоакустик томография медицина тармагында да кулланылыш табар иде. Ул яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын башлангыч стадиядә табарга мөмкинлек бирә. Әлеге җайланманы әзерләгәндә бары тик үзебездә җитештерелгән материаллар гына кулланылачак, дип ассызыкладылар.

Әлеге проектка «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең генераль директоры Рафинат Яруллин да бәя бирде.

– Композитлар кулланыла торган барлык тармаклар өчен дә кызыклы проект дип саныйм. Аеруча медицина өчен үзенчәлекле, – диде ул.

Татарстан Рәисе исә әлеге уңайдан «түгәрәк өстәл» җыеп, бу хакта җентекләбрәк сөйләшергә кушты. Әлбәттә, медицина белгечләрен, сәнәгать предприятиеләре вәкилләрен дә чакырып.

Дулкын белән эшкәртү технологиясе хакында Мәскәүдән Алексей Огневский сөйләде. Әлеге технология җепселләр җитештергәндә химик процессларны тизләтә һәм үз чиратында җитештерү бәясен дә киметергә мөмкинлек бирә. Аны мамык, җеп, композит материаллар чыгару өчен кулланып булыр иде. Рөстәм Миңнеханов та мондый проектларга республикада кызыксыну булуын искәртте.

Республиканың нефть-газ предприятиеләрен насос-компрессор җиһазлары белән тәэмин итү турында «ОКБ Африкантов» җәмгыятеннән Илья Коробов сөйләде. Сүз сыекландырылган углеводород газларын (СУГ) суырту, югары басымлы, суга батыра торган криоген насослар турында бара.

– Үсеш өчен мөмкинлекләр булган юнәлеш бу. Чит ил җитештерүчеләреннән калган буш урыннарны алырга тырышабыз, – диде Илья Коробов. – Герметик насослар ясау – СИБУРның сынау проекты. Алар белән килешү төзелде. «Татнефть»кә исә насослар җибәрү турында тәкъдим ясалды.

Автомат иминиятләштерү. Санкт-Петербургта эре предприятиеләрне иминиятләштерүнең шундый ысулын уйлап тапканнар. Бу хакта «InsurTech» платформасы генераль директоры Игорь Кононов хәбәр итте. Веб-хезмәт иминият килешүләрен рәсмиләштерә, акча түләүне автоматлаштыра, документлар әйләнешен алып барырга булыша. Бу инде финанс һәм башка төрле чыгымнарны киметергә мөмкин дигән сүз. Татарстан Рәисе Иннополиска җыелып, бу хакта предприятие вәкилләре өчен семинар уздырырга тәкъдим итте.

Торбаларны эретеп ябыштыру, кисү һәм төзү өчен заманча технологияләрне «ТЕХНОТРОН» эретеп ябыштыру җиһазлары заводының маркетинг һәм сату буенча директор урынбасары Олег Гецкин тәкъдим итте.  Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тармагын яңарту буенча зур программа гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә эретеп ябыштыру өчен аппаратларга ихтыяҗ аеруча зур.

 


Фикер өстәү