Балалар бакчасындагы тәрбияче елаган балаларны бәдрәфкә ябып куйган

Уфада яшәүче хатын-кыз югары категорияле балалар бакчасы тәрбиячесеннән зарланып Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итәргә карар кылган. Бу хакта Башинформ яза. 

Хатын тәрбияче елаган балаларны бәдрәфкә бикләгән дип белдерә. Монда сүз 45нче балалар бакчасы төркеме турында бара. Сүзенең чын булуын раслау өчен ул тәрбиянең балалар белән аралашуын яздырган аудиоязманы да биргән.

«Бу нәрсә? Нигә син сугышасың? Бар, бар, бар. Ишекне ябып куй, мин сине тыңларга теләмим!» – дигән сүзләрне ишетергә мөмкин әлеге язмада.

Калинин районы хакимиятендә бу коточкыч хәлнең аерым контрольгә алынуы әйткәннәр. Моннан тыш, хокук саклау органнарына эш материаллары тапшырылган.

«45 нче балалар бакчасындагы хәлләр буенча материалларны 2 нче полиция бүлеге хезмәткәрләре өйрәнә. Шулай ук алар Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсенә һәм район хакимиятенең мәгариф бүлегенә тапшырылган. 20 мартта бу балалар учреждениесендә ата-аналар җыелышы уздырылды. Шулай ук әлеге балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә оештырылды. 20 марттагы 31 нче боерык нигезендә педагог-психолог төркемдә көн саен эшли. Ә төркем тәрбиячесенең эшен сәгать саен өлкән тәрбияче контрольдә тота. Вәзгыять аерым контрольдә», — дип аңлатканнар район хакимиятендә.


Фикер өстәү