Рөстәм Миңнехановка Хөкүмәт Йортында яңа проектларга бәя бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Хөкүмәт Йортында узган чарада берничә инновацион эшләнмә тәкъдим ителде.

«Сибур-Холдинг» ГАҖ идарәсе әгъзасы Павел Ляхович полимер материалларны төзелештә һәм торак-коммуналь хуҗалыкта куллануны киңәйтергә тәкъдим итте. Металл торбаларны полимер торбаларга алыштыру су югалтуны киметәчәк, ә күбекле пенополистирол куллану җылылык югалтуны шактый киметәчәк. Павел Ляхович шулай ук стеналарны һәм түбәләрне өстәмә җылыту хисабына торакны капиталь ремонтлау программасын киңәйтергә чакырды. «Татарстан күп кенә инициативаларга комплекслы карый. Башка төбәкләрдә мондый программаларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген күргәнебез булмады. Безнең проектны барлык республика программаларына кертүне сорыйбыз», – диде ул.

Термоэшкәртү һәм эретү технологияләре турында «ТермоЛазер» лазер технологияләре үзәге генераль директоры Дмитрий Чухланцев сөйләде. Мобиль робот комплекслары ярдәмендә металл эретмәләрен эшкәртү детальләрнең ныклыгын арттыра. Моннан тыш, Дмитрий Чухланцев эретеп ябыштыру һәм 3D-бастыру өчен металл порошоклар тәкъдим итте. «ТермоЛазер» термоныгыту һәм эретеп ябыштыру өчен сәнәгать лазер комплексларын эшли һәм җитештерә. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә КНИТУ-КАИның лазер үзәге һәм ТР Инвестиция-венчур фонды белән бергәләп эшләргә тәкъдим итте.

Екатеринбургтагы«ВМП» фәнни-җитештерү холдингы эшчәнлеге турында компаниянең президенты Михаил Вахрушев сөйләде. Холдинг металл һәм бетон өчен коррозиягә каршы материаллар, уттан саклау составлары, идән өчен полимер тышлыклар һәм металл порошоклар уйлап таба һәм чыгара.
Иннполоистагы «Солар» ҖЧҖ генераль директоры Денис Кузнецов монтажлау өчен BIMAR SYSTEM цифрлы системалары белән таныштырды. Система элемтә булмаганда конструкция элементларын картага төшерергә мөмкинлек бирә. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый технологияләрне юл төзелешендә һәм җир асты коммуникацияләрен үткәрүдә кулланырга кирәк.

Россиядә резервуарларны нефть продуктларыннан чистарту өчен LUNAR ROVER роботлаштырылган җайланмасы булдырылган. Бу хакта Россия Нефть һәм газ сәнәгате берлеге каршындагы тармакара эксперт-аналитика үзәге генераль директоры Анатолий Замрий хәбәр итте. Мондый технологияләр резервуарлар эчендә эш алып барганда эшчеләрне куркыныч астына куймаска мөмкинлек бирә. Рөстәм Миңнеханов нефть химиясе предприятиеләрендә әлеге җайланманы сынап карарга тәкъдим итте.


Фикер өстәү