Владимир Путинны галәм өлкәсендәге белгечләрнең хезмәт хакы гаҗәпкә калдырган

Президент мондый хезмәткәрләргә шулай ук ташламалы ипотека вәгъдә иткән.

Россия Президенты Владимир Путин галәм өлкәсендәге белгечләрнең хезмәт хакы күләменә гаҗәпләнгән. Ул аларның кереме, һичшиксез, артачагын белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Путин мондый хезмәткәрләрнең эш хакы зуррак булырга тиешлеген әйткән. “Бер киңәшмәдә статистик мәгълүматлар китергәч, кайбер саннарны күреп гаҗәпсендем”, – дип билгеләп үткән ул.
“Килешәм, игътибарсың калдырганбыз”. – дигән Россия Президенты галәм тармагында эшләүче яшь галимнәр һәм белгечләр белән очрашуда. Сүз уңаеннан, нәкъ менә галимнәрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен күтәрүләрен искәртик.
Президент сүзләренә караганда, алга таба белгечләрнең керемнәре артачак, ләкин мондый мәсьәләләрне “эһ” дигәнче хәл итеп булмый.
Шул ук вакытта Владимир Путин галәм өлкәсендә эшләүчеләр өчен ташламалы ипотека мөмкинлеге тудыру турында уйларга да вәгъдә иткән. Белгечләрнең тармактан китүен булдырмас өчен иң мөһиме шул, дигән дәүләт башлыгы.


Фикер өстәү