Нуриханга кайту: татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салган мәшһүр әдипне искә алдылар

Без табындык – күкрәктәге,

Ул – күктәге йолдызга.

Разил Вәлиев

Ул яши. Ул яшәр! Фани дөнья белән шактый еллар элек хушлашса да, халык хәтерендә ул әле дә яши, күпләрнең күңел күгендә юл күрсәтүче йолдыз булып яна. Исән булса, быел татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салган мәшһүр әдип, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Нурихан ага Фәттахка 95 яшь тулган булыр иде. Туган көнендә без аны зал тулы халык белән бергәләп искә алдык.

Нурихан Фәттахны искә алу кичәсе башкаладагы Тукай музеенда узды. Режиссер Александр Далматов әзерләгән әдәби-музыкаль чара «Нурихан Фәттах Казаны» дип аталган пластик-музыкаль композиция белән башланды. Студентлар сүзсез, бары хәрәкәтләр белән генә әдипнең Казанда татар теле хакына алып барган көрәшен күрсәтте. Аның ни дәрәҗәдә үҗәт, үзсүзле булуын, үсмер чагыннан ук системага каршы баруын «Кичү» романыннан күрсәтелгән өзекләр тасвирлады. Үз тормышы турындагы бу әсәрен ул «чынбарлыкны әз генә дә бозмыйча, бизәмичә, һәрнәрсәдә – аеруча халык тормышын һәм милли мөнәсәбәтләрне тасвирлаганда – дөреслекне ярып салыр» өчен язган. Өзекләрне студент эскәмиясендәге яшьләр күрсәтүе сөендерде, билгеле. Тел, милләт турындагы монологларны ятлаганда, күңелләре җилкенгән булса ярар иде…

Кичәдә Нурихан Фәттахка карата ихтирам сүзләре дә, аңа бәйле истәлекләр дә күп яңгырады. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үсмер чагын искә алды:

– Иң яхшы тарихи әсәрләр авторларын иң яхшы тарих укытучыларына юкка гына тиңләмиләрдер. Нурихан аганың киңкырлы иҗатын барлаганда шул сүзләр искә төшә. Үсмер чакта ул безне гаять катлаулы, әмма гаҗәеп кызыклы дөньяга җитәкләп алып керде. Моның өчен рәхмәт аңа! Нурихан аганың иҗат энергиясе, импульсы шулкадәр көчле булган ки, хәтта оныкларына да җиткән. Киявенең (оныгы Зөләйха Камалованың тормыш иптәше Руслан Ибраһим. – Авт.) рәссам булуы да очраклы түгелдер. Нурихан ага да рәсем белән мавыккан, хәтта рәссам булырга теләгән бит, – диде ул.

Оныгы, димәктән. Зөләйха Камалова белән без дә аралаштык. Бабасы аңа ничек тәэсир итте икән?

– Беренче чиратта ул миңа кеше буларак бик нык тәэсир итте. Язучыдан бигрәк, бабам буларак белдем бит инде мин аны. Ә әдәбиятка карата булган кызыксынуыма күпмедер дәрәҗәдә генетиканың тәэсире булгандыр дип уйлыйм. Үсмерлек чорын узып, язучы буларак өйрәнә башлаганнан бирле картәтәйне яңа яктан ачам. Ә бит әле аны ачасы да ачасы…

Бабасына бәйле булган һәм хәтерендә калган бер вакыйганы да искә алды Зөләйха.

– Ул көне буе эшләде – без үзебезгә үзебез тапшырылган идек. Кечкенә булсак та, абыем белән икебезгә балта-чүкеч тотарга өйрәтте ул. Шулай берсендә утын китерделәр дә без утын ярырга тотындык. Картәтәй туз яндыруның рәтен дә өйрәткән иде. Шуны искә төшереп, утын ярган җирдән, туз яндырып карарга булдык… Ярый ла инде ул эшли торган кабинетның тәрәзәсе ягында идек. Йөгереп чыгып, аягы белән утны сүндерергә тотынды. Бик кырыс кына итеп башка алай эшләргә ярамаганны аңлатты. Һәм без башка алай эшләмәдек тә… Иҗатта да, гаиләдә дә сүзен кистереп әйтә белде ул.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла үз китабыннан Нурихан Фәттахка бәйле бер өзек укыды.

– Нурихан Фәттах, Солтан Шәмси белән Марсель Галиев янына килгән дә: «Һай, шулай булсачы», – ди икән. «Ник алай дисең?» – дип сораган егетләр. «Сезнең икегезне бергә кушсаң, Солтан-Галиев килеп чыга икән. Ләкин ниләр генә кылансаң да, татарда кабат Солтан-Галиев булмаячак. Кызганыч, Солтаннар бар, Галиләр бар, Гаязлар бар, Исхакыйлар бар, әмма Солтан-Галиевләр, Исхакыйлар әле күренми», – дип җавап биргән Нурихан.

«Нурихан абый, язучылар съездына килгәндә, ничек тә юлын табып, мөнбәргә чыга иде һәм, хөкүмәткә бер «типмичә», бер төрттермичә калмый иде. Без, яшьләр, аны исебез китеп тыңлый идек». Язучы Вахит Имамов Нурихан Фәттахка бәйле истәлекләрен яңартты.

– Әле съезддан чыгып китеп, тагын бер-ике җөмләсен тыңлар өчен, артыннан ияреп йөри идек. Аның белән әңгәмә кору әйтеп бетергесез рәхәт иде. Миңа аның туган авылында булу бәхете дә тәтеде. «Мөдир Саҗидә» әсәре өчен гонорар алганнан соң, кайтып, әнисенә һәм әнисенең апасына йорт салган булган ул. Алар анда 20 еллап яшәгән. Нурихан ага утырткан алмагач-чияләр әле дә исән-сау. Аның эзләре буйлап йөргәндә, үзе белән күрешкән күк булдык, – диде ул. – Нурихан Фәттах, бөтен галимнәрдән дә уздырып, ике мең еллар элек Азия якларында яшәгән татарлар язмышын күтәреп чыкты. Ул күтәргән темаларны тарихка кайтару өчен ничә йөз ел кирәк икән?.. Шунысы өчен йөрәк сыкрый: әле дә Нурихан аганың музее юк. Тормыш иптәше Руфина апа тырышлыгы беләндер инде, узган ел Яңавылдагы яңа урамнарның берсенә аның исемен бирделәр бирүен. Анда да алай зурлап искә алынганы юк иде…

Россия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев сүзен шәхес һәм бу сүзнең дәрәҗәсе турындагы уйланулардан башлады.

– Бу кичәдә «шәхес» сүзе еш телгә алынды. Дөресен генә әйткәндә, мин ул сүзне еш куллануларына каршы. Хәзер бит чыгалар да, бер нәрсә эшләмәгән кешегә дә, җырлый белми торган җырчыга да – барысына да «шәхес» диләр. Ә Нурихан Фәттах – шәхес дисәң, шәхес! Беркайчан беркемгә буйсынмады, үз юлы белән барды, шул юлга тугры булды. Менә кем ул шәхес! Мин Нурихан абыйның күзләрен ярата идем. Аныкы кебек күзләрне бер-ике кешедә генә күргәнем булды. Анда еракта янган йолдызларның барысы  җыелган иде. Сиңа караса, үтәли күрә белде. Тарихны да шулай күрде Нурихан абый. Ул яши. Ул яшәр!  – диде ул.

Нурихан Фәттахны искә алган көнне Тукай музеендагы залда алма төшәрлек кенә урын бар иде. Чордашлары, Нурихан аганы күреп калган әдипләр белән бер рәттә яшьләр утырды – алар да аңа ихтирам белдерде.

– Бүген чыгыш ясаган әдипләрдән аермалы буларак, минем Нурихан аганы тереләй түгел, хәтта телевизордан да күргәнем булмаган, – диде шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин. – Шуңа да карамастан, ул гомер буе минем белән булды. Узган гасырның буталчык 90 нчы елларында, тарихны ничек укытырга белмичә аптыраган, «Без кем?» соравына җавап бирә алмый торган укытучылар укытканда, кулыма Нурихан аганың китаплары килеп эләкте. Һәм мин сорауларыма җавап таба алдым. Моның өчен аңа зур рәхмәт. Вакытында безнең әтиләр дә, нәкъ минем кебек, бөек халыкның бер вәкиле булуларына шулай инангандыр. Нурихан аганың алдан күрүчәнлеге бәрабәренәдер инде. Минем улым да бүген чын тарихны аның әсәрләре аша өйрәнә, төрле яктан җилләр искәндә, аякта нык торыр өчен, аның китапларына мөрәҗәгать итә.

…Чара барышында да, аннан соң да, Нурихан ага кебек киңкырлы шәхескә киңрәк зал кирәк иде, дигән  фикерләр күп яңгырады. Хәер, нинди генә мәйдан бирелсә дә, Нурихан ага шәхесе, иҗаты, аның гыйлеме аңа сыеша алмас иде. Аннан әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе…

Лилия Гыймазова

Үзебезгә кайтабыз

Язучы Нурихан Фәттахка

Утыртмадылар түрләргә,

Чөймәделәр күкләргә…

Аның телле-тешле сүзе

Ошамады күпләргә.

 

Без гөр килеп кул чапканда,

Карап торды аптырап…

Шуңа бүген аның йөзе

Безнекеннән яктырак.

 

Без Казанда балкыганда,

Ул шәм якты Чыңгызда.

Без табындык – күкрәктәге,

Ул – күктәге йолдызга.

 

Ул барасы юл читендә

Маяклар кабынмаган.

Анда әле Болгар исән,

Казан да алынмаган.

 

Анда әле безнең тарих

Көл белән күмелмәгән.

Анда әле минем телем

Кырыкка бүленмәгән.

 

Тигез анда бар милләтләр,

Уртак анда киң җиһан…

Шушы хөррият илендә

Патша икән Нурихан.

 

Кем килмәде, кем китмәде,

Кем булмады атабыз?!

Менә бүген без яңадан

Хөр мәмләкәт ханлыгына

Нуриханга кайтабыз!

Разил Вәлиев

 


Фикер өстәү