«Разил Вәлиевнең сөйкемле сөяге бар»

Яңа ел яллары бик озакка сузылып, шактый ук ялыктыра башлагач, дус-ишләргә шалтыратырга тотындым. Янәсе, алар бик азапланмыймы? Алмаз Хәмзин оныгы белән мәш килә, балалар өчен берәр әкият язарга да хыялланып йөри икән. Ә минем бер сүз дә сырлаган юк, кая анда әкият язу!

Яшь барган саен, аралашу даирәсе тарайганны беләм, әмма, бу «авырлык»ны үз җилкәмдә татыган юк иде. Бу хакта Алмазга да әйттем. Ә ул: «Әйдә, очрашыйк соң!» – диде. Бәхеткә каршы, уртак дустыбыз, Дәүсоветның матбугат үзәгендә эшләүче Җәүдәт Юнысовның кизү тору көне икән, шунда очрашырга сүз куештык. Өч дусның бергә күрешеп күңел бушатуы, «пар чыгаруы» – бер хәл, әле тагын бер дустыбыз Разил Вәлиевнең туган көне дә җиткән иде. Алмазга: «Бигрәк җайсыз көнне туган инде синең авылдаш», – дим.

– Нигә алай дисең?

– Бәйрәм арасы, ыгы-зыгы вакыт, җитмәсә гәҗит тә чыкмый, гәҗит аша котласак, тагын да шәп булыр иде.

– Борчылма, Риман дус, юбилей ел буе дәвам итә ул.

Алмаз мине шулай дип тынычландырды үзе, әмма бөтен сөйләгән сүзебез Разил Вәлиевкә барып тоташа. Хикмәт Разил белән Алмазның бер авылдан булуында, бер парта арасына утырып укуларында гына да түгел. Разил – бөтен татар дөньясында иң билгеле шәхесләрнең берсе. Һәм алар, Алмаз әйтмешли, инде 75 ел бергә. Монысын бераз арттырды инде Алмаз, алар бер елгы булсалар да, туганда ук бер-берен белеп тумаган бит. Моны Алмазга да әйттем. Ә ул көлә генә. «Безнең туу ике гаиләнең дә планына кертелгән булган бит», – ди. Имеш, 4 гыйнвар көнне Разил тугач, Алмазның әтисе Наил абый: «Разилгә иптәш кирәк булачак», – дип әйткән дә, нәкъ 9 айдан Алмаз туган, ди. Әлбәттә, нәкъ тугыз айдан түгел инде, ике атнага соңарып, 18 сентябрьдә туган Алмаз, әмма, күзен ачкач та: «Разилнең хәлләре ничек?» – дип сораган, имеш.

Милли хисләр

Шулай уйнап-көлеп, бераз шыттырыбрак сөйләшсәк тә, аларның бүгенгә хәтле бер-берен югалтмыйча яшәве шактый уйландыра. Бит Алмаз үзе әйтмешли, тормышын иҗатка багышлаган кешеләр арасында көнләшү хисләре тумыйча кала алмый, сабакташлар арасында бигрәк тә. Әмма Ташлык егетләрендә үз халкыңа хезмәт итү хисләре бик иртә бөреләнеп, башка хисләргә урын калдырмаган дип уйлыйм. Алмаз бер гыйбрәт сөйләде әле. Сабакташлар башлангыч белемне үз авылларында ала. Аннан соң Шәңгәлче мәктәбенә йөри башлыйлар. 8 нче сыйныфтан соң Түбән Каманың эшчеләр бистәсендәге мәктәбенә китәләр. Ә анда төгәл фәннәр урысча укытыла. Татар мәктәбендә «дүрт»кә-«биш»кә укыган егетләрнең көндәлегендә «икеле», «өчле» билгеләре күренә башлый. Төп сәбәп – урысча белмәү. Шуның өстенә кайбер укытучылар аларга кимсетеп карый. Янәсе, татар – второсортный халык. Егетләрнең җен ачулары чыга. Хәтта беркөнне аеруча җаннарына тигән бер укытучының тәрәзәсенә вак таш та ыргытмакчы булалар, ярый әле тыелып калалар. Монысы, әлбәттә, бер дә ярый торган эш түгел. Шуннан соң Разил: «Алмаз, бу мәктәптә безгә рәт булмаячак, әйдә Бикләнгә китик!» – ди. Биклән авылы мәктәбе иң абруйлардан санала. Беркемгә берни әйтеп тормыйлар. Ни хикмәт, мәктәп җитәкчелеге Разил белән Алмазны берсүзсез кабул итә. Класс бүлмәсенә өстәмә ике парта да кертеп куялар.

Әмма берничә көн узуга, Бикләнгә бистә мәктәбе укытучылары килеп, егетләрне кире үзләренә алып кайтып китәләр. Бернинди каты сүз әйтү юк. Киресенчә, иң ягымлы укытучыларга әйләнгәннәр. «Димәк, милли сәясәттә хата җибәрүләрен аңлаганнар», – ди Алмаз. Әлеге вакыйга егетләрнең күңеленә бик тирән уелып кала. Зур сәясәткә кереп китүнең башы булгандыр ул, мөгаен.

Мин үзем Разил Вәлиев белән 1967 елдан бирле таныш. Әлбәттә, аның һәр адымын күзәтеп бара алмадым, шулай да юлларыбыз гел кисешә торды. Монысы – язмыштыр, дөресрәге, язмышның миңа елмаюыдыр.

Кайбер мәсьәләләрдә икеләнсәм, мин күңелдән генә Туфан абый һәм Разил белән киңәшеп алам, минем урында булсалар, алар ни эшләр, ни әйтер икән, дип уйлыйм. Парламент, депутатлар эшчәнлеге турындагы язмаларымда да шушы ике шәхеснең исемен еш телгә ала идем. Бу кемнәргәдер бик ошап та бетмәде. Туфан ага турында сүз әйтергә бик базмыйлар иде, ә менә: «Син гел Разил Вәлиев турында гына язасың», – дип үпкә белдерүчеләр булды. Нишлим инде, җәмәгать, Дәүсовет утырышларында авыз ачып бер җүнле сүз дә әйтә алмаганнар турында ни языйм?! Разил белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшә аласың. Үзеңне борчыган һәр сорауга җавап табасың.

Сөйкемле сөяк

Алмаз әйтүенчә, әле мәктәптә укыганда ук сабакташлары, хәтта, укытучылар да Разилгә тартылган. Монда инде: «Разилнең сөйкемле сөяге бар», – дип кенә котыла алмыйсың. Кара әле, нинди матур безнең сөйләм теле! Бер уйлаганда, сөйкемле булуда сөякнең ни катышы бар инде! Әмма «сөйкемле сөяк» дип әйтүгә, күркәм холык-фигыльләрне үзенә туплаган кеше образы күз алдына килә дә баса. Шул «сөйкемле сөяк»тән һәркем үзенә шулай күркәм сыйфатлар эзли, аңа охшарга тырыша. Разилдә дә күп андый сыйфатлар. Шуларның берсе – мөгаен, тормышта башкалардан бер адым алдарак барырга омтылудыр. Чөнки, арттан сөйрәлгән кешегә иярү, аңа охшарга тырышу мөмкин нәрсә түгел. Разил хәтта тау шуганда да иң текә җирдән беренче булып төшеп күрсәтә торган булган. Алмаз белән икәүләшеп мәктәптә «стенгәзит» чыгарганнар. Алмаз бизәлеш өчен, Разил эчтәлек өчен җавап биргән. Әле мәктәпнең радиоузелын да җитәкләгән Разил. Кулына балта тотып, авылда бура бурап та йөргән. Инде өйләнеп, кеше фатирларында яши башлагач, һәр фатирга үзе ремонт ясый торган булган. Болар турында ишеткәнем юк иде әле. Әтисе Исмәгыйль абый колхоз председателе булса да, «персидәтел малае» булып үсмәгән Разил, үз тормышын үз көче белән корган.

Татарның да үз тормышы белән яшәвен тели ул. Милли мәсьәләләрдә урамнарга чыгып, «Азатлык!» дип кычкырып йөрмәде, бәлки татар өчен кулыннан килгәнне эшләп барды. Милләт өчен кылынган гамәлнең олысы, кечесе юк иде аның өчен. Заманында, фикердәшләре белән яшьләргә татарча журнал таләп итеп, Камал театрында спектакль барганда листовкалар таратып йөрде. Кулдан язылган листовкаларның, өске ярустан ыргытылып, күбәләкләр кебек җилферди-җилферди тамашачы өстенә явуын бүген дә хәтерлим.

Бер елны Яңа Чишмә районының Сөлчәбаш авылына җыенга алып барды ул мине. Дәүсоветның матбугат үзәгендә эшләүче Җәүдәт Юнысов белән дә шунда таныштык. Җәүдәтнең абыйсы Фәрит – Разилнең дусты икән. Казанда укыганда бер фатирда яшәгән булганнар. Пенсиягә чыккач, Фәрит, туган авылы Сөлчәбашка кайтып, үзенә йорт салган, мәчетне, мәктәпне төзекләндергән, юлларга асфальт җәйдерткән. Һәм ел саен авыл җыены үткәрә башлаган. Берәүләр, авыллар бетә, дип зарланганда, Фәрит татар авылының гомерен озайтырга алынган. «Әнә шундый егетләр турында язарга кирәк», – дигән иде Разил. Мин аны сүзсез дә аңлаган идем инде. Сөлчәбашка кайткалый тордык, яза тордык. Кызганыч, Фәрит дус бакыйлыкка күчте. Дөньяда матур эз калдырып китте ул. Фәрит турында мин дусларга-танышларга, таныш түгелләргә дә җае чыккан саен сөйлим. Һәм сүзгә Разил Вәлиевне дә кушам. Чөнки ул да үз авылын карап тота.

Дипломат

Беренче эш итеп, манарасы кыйшайган мәчетне төзекләндергән, китапханә бинасына, мәдәният йортына да кулы тигән, урамнарга асфальт җәйдергән. Боларны миңа Алмаз сөйләде: «Ул нинди генә эшкә тотынса да, моның милләткә нинди файда китерәчәген уйлап тотына», – дигән иде Алмаз. Шәхсән үзем Разилнең инде менә ничә еллар буе мәктәп балалары арасында иҗат бәйгесе уздыруын беләм. Аның изге гамәлләрен саный башласам, кайберәүләр: «Акчасы күптер», – дип куя. Менә монысы –  безнең хөсетлегебез була инде. Хикмәт бит акчада түгел, ә дипломат булуда. Дипломат – грек сүзе, урталай бөкләнгән рәсми язма документ дигәнне аңлата. Разил халык гозерен хакимияткә җиткерә белә, аның сүзе үтә.

Алмаз һәр сайлауда Разил белән бергә йөрде. Аңа тавыш җыярга булышты. Ә Разил депутатлыкка партия исемлеге белән түгел, бер мандатлы округлардан уза иде. Бу – иң демократик ысул санала һәм син инде тавыш биргән халыкның ышанычын акларга тиеш буласың. Иң кызыгы: Разил бер үк округтан берничә тапкыр сайланды, димәк, депутат буларак халык ышанычын аклады дигән сүз. Хакимиятне эшләтә белү үзе – зур эш. Әмма Алмаз уенча, Разил кайвакытта артык дипломат булып китә торган булган. Моны гаепләп әйтми ул, чөнки һәр депутатның билгеле бер кысада эшләргә тиешлеген белә. Шуңа күрә кайвакыт үзе әйтергә ярамаган сүзләрне Разил Туфан абыйдан әйттерә иде.

Мин аның депутат буларак эшчәнлеге турында артык җәелеп язып тормыйм. Ул җитәкләгән комитетны үзара, кыска гына итеп «милли комитет» дип йөртүебезне әйтсәм, Разилның нинди уй-максат белән яшәве аңлашылыр. Аның бүлмәсеннән әдәбият-сәнгать әһелләре, милләтпәрвәрләр өзелмәде.

Ул депутатлыктан киткәч, үзләрен сәясәттә балык кебек йөзәм дип исәпләүчеләр: «Разил Вәлиев, шундый урында утырып, бәйсезлекне дә, телебезне дә саклап кала алмады», – дип сөйләнделәр. Башта аларга рәнҗегән дә идем. Инде менә хәзер рәхмәт әйтәсе килеп китте. Димәк, алар үзләре дә сизмичә, Разил туганның милли сәясәттә нинди зур эшләр башкарганын таныганнар булып чыга түгелме? Бөек үзгәрешләр чорында ул фидакарьләрнең алгы сафында булды. Суверенлык турында Декларацияне, Татарстан Конституциясен әзерләүдә, Төп Закон кысасында милләт кайгысын кайгырткан күпме законнар эшләүдә катнашты. Фикердәшләре белән бергә, күгәрчен тизәкләренә буяла-буяла, Дәүсовет гөмбәзенә менеп, Татарстан байрагын да кадады ул. Декларация кабул ителгән көнне Ирек мәйданында җыелган халыкка шатлыклы хәбәр җиткерүче дә Разил Вәлиев иде.

Шуңа күрә бөтен татар аны милләт йөген җигелеп тартучы дип кабул итте дә. Шөкер, сәяси сәхнәдән дә китмәде, иҗаты да туктап калмады Разил Вәлиевнең. Киресенчә, ниһаять, язарга вакыт күбрәк кала, дип шатлана. Аны әледән-әле эшлекле киңәшмәләргә, төрле мәртәбәле җыеннарга дәшеп кенә торалар.

Бу дөньяда кемгәдер кирәк булып яшәүгә җитәме соң! Алмаз әйтмешли: «Ярый әле бу дөньяда татарның абруен күтәрерлек Ташлык егетләре бар!» Танылган шәхесләрнең нинди исем-дәрәҗәләр алуын санап та торасы юк. «Разил Вәлиев» диюгә үк, аның кем икәне һәркемгә аңлашыла. Бу үзе дә – зур бәхет. Юбилеең белән, Разил туган!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү