Чаллыда бер ир төкергән өчен күршесен үтергән

Чаллыда 57 яшьлек ир күршесен үтерүдә шикләнелә. Шәһәр судында ирне 2022 елның 10 мартына кадәр сак астына алырга дигән карар кабул ителгән. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итә.

Фаҗига 10 гыйнварда була. Ир-атлар малосемейкада күршеләр булып яшәгән. Иртән берсе эшкә җыенганда, аның исерек күршесе уянып чыга. Янәшәсеннән үткәндә күршесе аңа төкереп куя. Җавап итеп, гаепләнүче ир-ат кулына пычак ала, аңа берничә тапкыр кадый һәм эшенә китә.

Эшеннән кайткач, ул күршесенең мәетен капчыкка төреп, кичен аны яшерергә уйлый. Тик бу вакытта аның янына кызы һәм кияве кунакка килә. Алар мәетне күреп, полициягә мөрәҗәгать итә. Үтерүдә шикләнелүче кеше моңа кадәр психиатрия хастаханәсендә дәваланган булган.


Фикер өстәү