Хатынын эзләгән ирне 26 яшьлек күршесе үтергән

Прокуратура күршесен үтерү турында җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган.

Гадәттән тыш хәл узган елның ноябрь башында Чаллыдагы фатирларның берсендә булган. 26 яшьлек хатын-кыз арендага алынган фатирында бәйрәм оештырган, күршеләрен дә чакырган. Күпмедер вакыттан соң хәмер җитеп бетмәвен аңлап, күршесенең хатынын дуслары белән кибеткә җибәргәннәр. Бераздан ир хатынын эзли башлаган һәм тавыш чыгарган. Хатыны кайткач та аны тынычландыра алмаганнар. Аны фатирдан алып чыгып китәләр, тик ул кабат кереп, ярсып фатирдагыларга ташлана. Аның кулыннан өч кеше, шул исәптән кунакка чакырган хуҗабикәгә дә зыян күрә.

Ярсыган ирне егетләр кабат подъездга алып чыгаралар. Анда аларны бәйрәм оештыручы исерек хатын-кыз куып тота һәм үзен кыерсытучының муенына пычак белән кадый. Күршесе фатирының коридорында егыла һәм шунда үлә.


Фикер өстәү