Бер ир бишенче катта балконнан кереп, пенсионерны үтергән

Уфада наркотиклар йогынтысында 71 яшьлек пенсионерны үтергән иргә хөкем карары чыгарылган. Ул аның янына бишенче каттагы балкон аша күрше йорттан сикереп кергән.

Җинаять узган елның 26 апрелендә булган. Хөкем ителгән кеше, исерек хәлдә, күрше фатирдан шау-шу ишетә һәм аның хуҗасы белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга була. Ул балкон аша торакка үтеп керә, әмма анда беркемне дә тапмый. Ир фатирдан подъездга чыга, анда 86 яшьлек күршесе белән низагка керә. Ул аңа үтерү белән яный һәм кулын пычак белән җәрәхәтли.

Шуннан соң адекват булмаган чит кеше фатирына әйләнеп кайта. Балконнан ул күрше йорт лоджиясына сикерә, ә анда 71 яшьлек пенсионер хатын яшәгән була.

– Ирне күреп, пенсионер торагына законсыз үтеп кергәнлектән канәгатьсезлек белдерә. Җинаятьче моңа җавап итеп, хатынның башына берничә тапкыр суга, шуннан соң аны буа башлый, ә аннары башын пычак белән чәнчеп үтерә, – дип хәбәр итә Башкортстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Ир гаебен тулысынча таныган. Ул 16 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Шулай ук аңа мәрхүм пенсионерның туганнарына мораль зыян өчен 1,3 миллион сум компенсация түләргә туры килгән.


Фикер өстәү